Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Педагог-оештыручылар киңәште

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә районның педагог-оештыручылары өчен семинар үткәрелде. Анда 2010-2011 уку елында балалар хәрәкәте эшенә анализ ясалды һәм район, республика югарылыгында үткәрелгән чараларда актив катнашкан балалар җәмәгать оешмалары билгеләп үтелде. Иң яхшылар арасында- Саба гимназиясе (педагог-оештыручылар Г.Фәлахова, Н.Галиева) һәм Олы Арташ гомуми белем бирү мәктәбе (В.Гаянова). Шулай ук...

Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә районның педагог-оештыручылары өчен семинар үткәрелде. Анда 2010-2011 уку елында балалар хәрәкәте эшенә анализ ясалды һәм район, республика югарылыгында үткәрелгән чараларда актив катнашкан балалар җәмәгать оешмалары билгеләп үтелде. Иң яхшылар арасында- Саба гимназиясе (педагог-оештыручылар Г.Фәлахова, Н.Галиева) һәм Олы Арташ гомуми белем бирү мәктәбе (В.Гаянова). Шулай ук Олы Кибәче (Г.Әлмиева), Сабаның 2 номерлы мәктәбе, Юлбат (Г.Габделхәева), Лесхоз (Г.Зиннәтуллина) урта мәктәпләренең балалар җәмәгать оешмалары эшчәнлеге дә уңай яктан бәяләнде. Агымдагы уку елында Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә югары класс укучылары өчен гамәлгә кертелүче "Лидерлык нигезләре" программасы буенча да сөйләшү булды. Аның тәртипләре белән Балалар иҗат үзәге бүлек мөдире Л.Шаһидуллина таныштырды һәм практик дәрес үткәрде. Шулай ук семинарда 2011-2012 уку елына эш планы да расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев