Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Терлеклэр хәрәкәттә

Азык цехында премиксларның берничә төре дә күрсәтелде.

Шушы көннәрдә "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы базасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә, терлекчелектә тугыз айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Эшлекле киңәшмә Яңа Мичән сөтчелек комплексында быел төзелгән торакларда мал-туарны асрау технологиясе буенча тәҗрибәсе уртаклашудан башланды. Төп игътибар, биредә мал-туарның күпчелегенең бәйсез асрауга күчерелгәнлегенә юнәлдерелде. Аның өстенлеге шунда: беренчедән, терлекләр көне буе хәрәкәттә, күпме телиләр шуның кадәр ашый алалар, икенчедән, тояк авыруларына каршы да уңай йогынты ясый торган профилактик чара икәнлегенә басым ясалды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Нәҗметдин Хаҗипов, "Мичән" филиалы зоотехнигы Ранур Баһавиев азыкның туклыклылыгын премикслар белән тулыландырып, сыерларның сөтен арттыру буенча үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шул максаттан, азык цехында премиксларның берничә төре дә күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X