Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Цифрлы телевидениегә күчәбез

Республикабыз DVT-Т2 стандартындагы цифрлы телевидениене кертү өчен пилот проекты зоналарының берсе булачак.

2014 елга республикабыз тулысынча цифрлы телевидениегә күчеп бетәчәк. Кичә Казанда Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре, республика мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашында журналистлар өчен үткәрелгән пресс-конференциядә әнә шул хакта сүз барды. Республикабыз DVT-Т2 стандартындагы цифрлы телевидениене кертү өчен пилот проекты зоналарының берсе булачак. Моңа, әлбәттә, 2013 елда Казанда үтәчәк җәйге Универсиада да зур йогынты ясый. Хәзер цифрлы телевидение күчү өчен техник мөмкинлекләр булдыруга әзерлек эшләре бара. Безнең районда яңа форматтагы эфир сигналларын кабул итү-тапшыру объектларын Сабада һәм Шәмәрдәндә төзү планлаштырыла. Алар 2013 елда файдалануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев