Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ветераннарыбызга – медальләр

Моннан 70 ел элек бу көннәрдә Мәскәүне саклау өчен аяусыз сугышлар барган һәм башкалага турыдан-туры янаган куркыныч бетерелгән.

Бу тарихи дата уңаеннан Мәскәү хөкүмәте «70 лет битвы за Москву" истәлек билгесе булдырды. Шушы көннәрдә Саба гимназиясендә әлеге күкрәк билгесен Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәскирә Бибарцева белән Әхмәт Ногмановка тантаналы шартларда тапшырдылар. Мәскәүне саклаучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов, республика комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ф.Закиров бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев