Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Журналистларга – Дәүләт бүләге

Өченче көн Казанда Татарстан Журналистлар берлегенең VIII съезды булды.

Берлек рәисе Р.Ратникова берлекнең алты еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Бу чорда Журналистлар берлегендә әгъза булып торучылар саны арткан 800дән 1200гә җиткән. Римма Ратникова чыгышында журналистларны борчыган мәсьәләләр дә күп күтәрелде һәм аларга киләсе елдан башлап дәүләт бүләге биреләчәге турында да әйтелде. Съездда катнашкан Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин үзенең чыгышында журналистларны кызыксындырган хезмәт хакына да тукталды. Аның әйтүенчә Хөкүмәт, "Татмедиа" аларның түбән хезмәт хакы турында уйланырга тиеш. Шулай итеп журналистларның аз акчага эшләве рәсми затлар тарафыннан танылды. Димәк, болай булгач, каләм хакларының артуын көтәсе генә калды. Ф.Мөхәммәтшин шулай ук моңарчы мөхәррирләр белән бер елга гына төзелеп килгән хезмәт килешүләренә дә үзгәрешләр кертү ягында икәнлеген белдерде. Журналистларга шиафаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү, аларны чит илләргә стажировкаларга чыгаруга кагылышлы тәкъдимне дә хуплады.Съездда "Саба таңнары" газетасы редакциясе мөхәррире Р.Исмәгыйлов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев