Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

14 октябрь көнне Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларның "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелгән [+фото]

Бәйрәм "Көз иленә сәяхәт" дигән исем астында үтте.

Сәяхәткә UAZ маркалы машина белән юлга чыктык, төп җитәкләүче Рәнис Рәлифович булды. Сәяхәтне башлаганчы, барыбыз бергә "Көз көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?... дигән җырны җырлап, үз урыннарыбызны алдык. "Табышмаклар", "Көз патшасы"-"Көз сылуы", "Үзеңне күрсәт", "Уеннар" һәм башка тукталышлар аша үтеп, үзебезнең белем дөньясына әйләнеп кайттык. Бәйрәм барышында махсус букетлар ясап"Көз патшасы", ярмалар аеру осталыгы белән"Көз сылуы" билгеләнде. Укучыларыбыз көз турында берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат иткәннәр, аларны тыңладык, төрле халык көләренә биюләр биедек... Кыскасы, бәйрәм бик кызыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев