Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

29 октябрь комсомол туган көн! [+фотолар]

1918 елның 29 октябрендә советлар илендә яшьләр өчен гаять әһәмиятле сәяси вакыйга була - коммунистик яшьләр берлеге оештырыла.

1924 елда оешмага - Ленин исеме бирәләр, ә 1926 елдан Бөтенсоюзныкына (ВЛКСМ) әйләнә. Комсомол 73 ел яшәде, шушы вакыт эчендә аның сафлары аша 160 миллионнан артык егет һәм кыз үтте.

Районызда да комсомол данлы һәм шанлы юл узды. 1965 елдан район комсомол яшьләре оешмасын җитәкли башлаган Зөфәр Шәйхетдинов өчен бу елларны аеруча сагынып искә ала иде. Сиксәненче елларда район газетасы редакциясе комсомол яшьләр белән шаулап торды.

Әлеге бинада ВЛКСМ райкомының беренче секретарьлары булып Миңнислам Ногманов, Расих Сабиров, Фоат Әхмәтшин, Рәис Мостафин, Фәргать Нәбиуллин, Роберт Галиәхмәтов, Илгизәр Шамилов эшләгән елларны һәркем хәтерлидер. Расих Сабиров комсомолны 1977-1982 елларда җитәкләде, бу чорда районда беренче мәртәбә хезмәт алдынгылары-яшьләрнең беренче слеты оештырылды. Инде бу чорлар тарих сәхифәләрендә генә саклана. Әлеге көн комсомол сафларында, аның идеологияләре белән тәрбияләнгән һәркем өчен кадерле, истәлекле дата.

ВЛКСМ райкомының беренче секретарьларының берсе - Фәргать Нәбиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев