Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алар пионер кебек: һәрвакыт әзер! (фотолар)

"Коткарыгыз!"

Әлеге ялвару авазын кеше үзенә гадәттән тыш куркыныч янаганда гына сала. Бәлагә таручыга ярдәмгә ашыгучылар булмаска да яки булып та берни эшли алмаска мөмкин. Әмма гадәттән тыш хәлләрдә телефоннан 112 номерын җыеп, махсус әзерлекле коткаручылар чакырырга кирәклеген һәркем белә.

Шәмәрдәндә урнашкан 4нче зона эзләү-коткару отрядына да хәбәрләр еш алына. Отряд хезмәт күрсәткән Арча, Саба, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнары кергән җаваплылык зонасында яшәүче 180 меңнән артык кеше тормышында төрле хәлләр килеп чыгып тора. Алар адашкан гөмбәчеләрне дә эзлиләр, хуҗаларга бикләнеп калган ишекләрне дә ачып бирәләр, хәрабәләрне дә аралыйлар. Быел Нократ елгасында язгы су күтәрелеше критик ноктадан узып китүе сәбәпле, Лубян бистәсендә хәтта 11 апрельдән 19 майга кадәр вакытлыча постка кадәр булдырырга туры килгән. Хезмәткәрләр анда тәүлек буе кизү тора, водолазлар да үз бурычларын үтәргә әзер була. Коткаручылар Нократ тәмам тынычланганчы уяулыкларын киметмиләр. "Суда батучыны шул минутта янында булганда гына үлемнән алып калырга мөмкин. Быел гадәтән тыш хәлләрдә 9 кеше коткарылды, суга батудан котылып калучылар да бар. Водолазлар исән булуына өмет калмаган кешеләрне дә эзләүне туктатмый. Нократ кебек елгаларда кеше кайчак баткан урыныннан 15шәр километр ераклыкта табыла. Быел Шәмәрдән коткаручылары судан саксызлык корбаны булган 2 мәет алдылар. Балыкчылар һәм су коенучылар үзләренә янаган куркынычны дөрес бәяләсеннәр иде",- диләр отряд хезмәткәрләре Шамил Сабиров белән Ренат Әхмәтгалиев.

Коткаручыларның һәркайсының үз вазифасы. Ренат - кинолог, Шамил - 100 сәгатьтән артык булырга өлгергән водолаз. Осталыгын гел камилләштереп тора. Ш.Сабиров 2016 ел нәтиҗәләре буенча сентябрь аенда үткәрелгән республика конкурсында 3нче урынга лаек булды. Аттестацияне уңышлы узып, 2нче класслы квалификация алды.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев