Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алтын көзләр алда әле...

Шәмәрдән лицеенда эшли башлавыма да шактый вакыт узган. Истәлекләремне яңартып утырганда карашымны башлангыч сыйныф укытучысы Рәйсә Габбас кызына юнәлдерәм.

Тукта, тукта, Рәйсә апабызга 50 яшь тулган түгелме соң? Әйе, еллар уза, сулар ага. Хезмәт юлын, 1986 елда Казан педучилищесын тәмамлагач, Шәмәрдән мәктәбендә укытучы булып башлый Рәйсә апа. Инде 30 ел башлангыч сыйныфларда туган телебезгә, милләтебезгә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү уе белән яна ул. "Укучыларым милли җанлы, тирән әхлаклы булып үссәләр, аларны төпле белемле һәм чын кеше итеп күрсәм, миннән дә бәхетле кеше юк",- ди. Әйе, Рәйсә Габбас кызы үзенең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе белән барлык укучыларының, хезмәттәшләренең, әти-әни­ләрнең ышанычын яулады. Ул һәр укучыны үз баласыдай якын итә, алар өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Укучылары төрле фәннәр буенча олимпиада, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Остазыбызның дистәдән артык укучысы укытучы һөнәрен сайлады һәм төрле мәктәпләрдә укучыларга белем һәм тәрбия бирә. Күп вакыт алар остазларына киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, шатлыкларын, уңыш­ларын бүлешергә һәм рәхмәт белдерергә киләләр.

Еллар аша еллар узса да, балаларга булган мәхәббәт тә сүрелмәгән, арта гына барган. Бүген Рәйсә Галимуллина малайлар сыйныфында укыта. Аның да үз кыенлыклары бар. Авырлыкларны үзенә хас кыюлык белән җиңеп чыга ул. Мин хәзер шуны яхшы аңладым: әгәр иҗади ачышлар ясап данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң, һәр җирдә эзең калса, бу - укытучыңның хезмәте. Әгәр җирдә лаеклы яши алмасаң, кешеләргә кайгы китерсәң, дөньяда бәхетсезлек таратып йөрсәң, болар берсе дә укытучыңнан түгел, бары үзеңнән генә. Чөнки бер генә укытучы да укучысын начарлыкка өндәми, ул бары яхшылыкка, шәфкатьлелеккә өйрәтә.

Тормыш иптәше Фәнис абый белән Рәйсә апа өч ба­ла тәрбияләп үстерделәр. Ул һәм кызлары да үзләренә ошаган, тырыш, акыллы, уңганнар. Кечесе Гүзәл барысын да уздырды: Тимирязев исемендәге Казан инновация университетының инглиз-кытай теле тәрҗемә­чесе белгечлегенә укырга керде. Беренче курста укыганда ук грант отып, Кытайның Юэян шәһәре Хунань провинциясенә бер­ елга укырга китә. Әти- әниләре, туганнары Гүзәлнең уңышларына бик сөенәләр. Укытучы, остаз, мөгаллим, Фәнис абый өчен сөекле тормыш иптәше һәм Алмаз, Гөлназ, Гүзәл өчен кадерле әни, гаилә тоткасы, уңган хуҗабикә дә ул Рәйсә апа.

Яңа яуган ак кардан укытучы яраткан укучылары янына ашыга. Алда ямьле ел фасыллары көтә... Алтын яфрак яуган көзләрдә укучыларына белем, тәрбия бирергә ашкынып мәктәпкә барырга язсын кадерле остазыбызга.

Энҗе Галиуллина,

Шәмәрдән лицее укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев