Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Атлы Мәгъфүр

Егерме-утыз ел элек атлар өйне җылыту өчен урманнан утын, мал-туарга печән ташыды, җир эшкәртте. Хәзер боларның барысын да техника алыштырды. Шул сәбәпле авылларда шәхси хуҗалыкларда ат тотучылар сирәгәйде, дип йөри идем, Мамалай авылына барып кайткач фикерем үзгәрде. Бу авылда яшәүче 68 яшьлек Мәгъфүр Шәкүров башка мал-туар асрамаса да, атыннан аерылмаган.

- Атларга бик дәмә идем, монысы бишенчесе - "Мерседес" исемле. Машинагыз бармы дип сораучыларга, "Мерседес"ым бар дим, ышаналар, - ди елмаеп. -Унсигез яшь инде бу атка. Ике генә тапкыр колынлаттым. Бик бала җанлы булды ул үзе, колынын бик шәп үстерде. Әмма, колын белән йөрү уңайсыз, юлга чыксаң да хәтәр. Колын аерылып китеп бара да, ат та аңа иярә, анасы бит, бала кая бара, ана шуны күзәтә инде. Байкал дигәне бар иде, вәт ул чаба иде ичмаса. Сабантуйларда гел беренче урыннарны алдык. Бу сбруй, камытлар шул еллар истәлеге, - ди Мәгъфүр абый.
Лаеклы ялга чыкканчы да колхозда атлар тәрбияли ул.
-Гомер буе шушы колхозда эшләдек. Унбиш ел атлар карадым. Өйрәтергә дә үзем алына идем. Андый очракта ике якның берсе инде, йә син бетеп каласың, йә ат өйрәтеп каласың. Шөкер, гел уңай килеп торды, бервакытта да ташлап качмадылар. Өйрәткәндә һәрвакыт иң беренче итеп техника янына алып чыга идем. Баштан ук өйрәнеп калса, шуннан китә, өрекми торган була, - дип сөйли.
Ел саен сабантуена бирнә җыярга да "Мерседес"ны киендереп чыгалар. Мәгъфүр абыйның бахбае "Казан егетләре" башкаруындагы "Чайкала иген кырлары" җырына төшерелгән клипта да күренә. Атка атланып Мишә буенда көтү көткәндә "эләктереп" алган клип төшерүчеләр.
Мәгъфүр Шәкүров яшьлек яры Кадрия апа белән бик матур тормыш кичергән. Әмма, никадәр хыялланып та, балалары булмый. Ир белән хатын киңәшеп, уйлашканнан соң балалар йортыннан тәрбиягә балалар алырга ниятли. Һәм Кизель шәһәреннән Кәүсәрия белән Гаязны алып кайталар. Ул елларда гаиләгә тәрбиягә балалар алуны бик сирәкләр генә тәвәккәлли алды.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев