Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар туу гаиләгә генә түгел, дәүләткә дә кирәк

Күп кенә социаль-икътисадый үсеш программаларының демографияне күздә тотып тормышка ашырылуы шуны раслый.

Тормыш дәвам итә, буыннар алышына. Быел 11 айда районыбызда ЗАГС мәгълүматлары буенча 342 сабый дөньяга килгән. Ә статистика бүлеге белешмәсендә 400 бала туганлыгы күренә. Район хастаханәсендә исә 265 бала дөньяга аваз салган. Шунысы кызык - бу саннарның өчесе дә дөрес. Әнисе баланы башка төбәктә табып та, аңа туу турында таныклыкны Сабада алса, ЗАГС белешмәсендә ул нәни бездә туган булып күренә. Әгәр әнисе бездә пропискада, әтисе Теләчедә яши, икесе дә Казанда яки кайдадыр башка калада эшләгәнлектән, бала шунда туган һәм туу турында таныклыкны туган урынында алганнар икән, ул сабый район статистика бүлеге мәгълүматларына, әнисенең пропискасы буенча, бездә туган булып керә. Районыбызда пропискада торып та, башка җирдә яшәүчеләр байтак. Болар - нигездә яшьләр. Кыз бала башка шәһәр егетенә кияүгә чыга икән, күбесе бездә пропискада калуын дәвам итә. Чөнки киленнәрне хәзер егетнең әти-әнисе үзләренә пропискага кертергә ашыкмый. Менә шулай итеп статистика чагышып бетми. Анысы бер хәл әле, иң күңелсезе - әлеге саннар былтыргының 11 ае күрсәткечләре белән чагыштырганда кимрәк. Әйтик, ЗАГС мәгълүматлары буенча быел 29 бала азрак туган. Гаилә коручылар исә былтыр 220, ә быел 154 пар гына булган. Шунысы факт, хәзер 90нчы елларында туган яшьләр өйләнешә, ә ул вакытта туу аз иде.

Әлбәттә, гаризалар кабул итү, бала тугач бирелүче таныклыклар тутыру азайганга карап, ЗАГСта эш һич кенә кимеми. Кайчан кермә, бүлек мөдире Алсу Шәйхетдинованың һәрчак эшкә күмелгән чагы булыр. ЗАГС бүлеге архивында хәзерге вакытта 1918 елдан башлап 120 меңнән актлар язуы - оригиналлар саклана. Аларга тузан кундырмыйлар. Чөнки көн саен диярлек ЗАГС бүлегенә теге яки бу архив белешмәсен җибәрүне сорап, илебезнең башка төбәкләреннән дә хатлар алына. Соңгы мөрәҗәгатьләрнең берсе Калининград өлкәсеннән килгән, туу турында таныклыкның күчермәсен сораганнар. Алсу Шәйхетдинова һәм баш белгеч Зинфира Маликова бер генә хатны да җавапсыз калдырмыйлар. Мисалга, 1972 елда район ЗАГСында Саба кызы белән Голощаков фамилияле кешенең никахы теркәлгән булган. Әле генә Ижау гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән килгән хаттан күренгәнчә, хәзер алар аерылганнар. Димәк, 1972 елгы архивны күтәреп, әлеге гаиләнең таркалуы турында язу кертергә кирәк. Эш тәртибе шундый. Кешенең гражданлык хәле документларына әнә шундый төгәллек белән төзәтмәләре кертелеп барыла һәм алар архивта 100 елгакадәр саклана. "Күрәсез, үзебезнең районда яшәгәннәр генә аерылмый. Быел гына кайчандыр никахлары бездә теркәлгән, хәзер башка җирләрдә яшәүче 30га якын гаиләнең таркалуы турында хатлар алдык. Архив документлары белән эшләгәндә районның үткәне күз алдына килгәндәй була, теге яки бу чорга нәрсә хас булуын аңлыйсың, - ди мөдир.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев