Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Барлык хезмәтләрне - бер үзәктә [+фоторепортаж]

Районыбызда соңгы елларда дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту максатында күп эшләнә.

Сабада күчемсез милекне теркәү буенча җир кадастр палатасы, Федераль дәүләт теркәү хезмәте филиалы, нотариаль контора, техник-инвентарьлаштыру бюросы, "Ак Барс" банкының касса операцияләре башкару хезмәтен "Бер тәрәзә" принцибында эшләүче күпфункцияле үзәк итеп туплаган бина респуб­ликаның авыл районнарында беренчеләрдән булып 2009 елда ук ачылган иде. Бирегә ке­шеләр күп йөри, күрсәтелә торган хезмәт төрләре дә гел арту ягында. "Бер тәрәзә" принцибында эшләүгә күчерелгәндә теркәү хезмәтләреннән файда­лану мөмкинлеге яхшырачак учреждениеләр әле тагын бар. Шуны күздә тотып, район үзәгендә яңа объектка - күпфункцияле үзәк бинасына нигез салынды. Җаваплылыгы чикләнгән "Ак таш" җәмгыяте төзүчеләре инде бинаның беренче катын өеп бетереп, подвал өлешендә эчке эшләрне дә алып баралар. Шулай ук канализация, су кертелә. "Ныклап торып 26 августта керешкән идек. Баштарак материаллар булмый торды. Хәзер объектта 20дән артык төзүче эшли, икенче катны ноябрьнең урталарына өеп бетерергә планлаштырабыз. Шулай бит, Илшат, син ничек уйлыйсың?",- диде оешма прорабы Җәүдәт Әхмәтов ташчылар бригадирын үзе янына чакырып.
- Эш начар бара димәс идем, кладканы, тиз дә, сыйфатлы да эшләргә кирәк. Бер ташчы көнгә 1,2 куб стена өя, норма үтәлә. Срокка ничек тә сыешабыз болай булгач,- диде 32 ел төзелеш эше стажы булган Илшат Котдусов. Аны 8 елдан артык ташчы булып эшләүче Рамил Вәлиев тә куәтләде

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев