Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Батырлар мәйдан сорый [+җиңүчеләр]

Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә, узган шимбәдә спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. 1962 елдан башлап 54нче тапкыр оештырылучы ярыш әлерәк кенә үткән республика чемпионатыннан соң да күпме ир-егеткә үзенең көч-куәтен сынап карарга мөмкинлек бирде. Барыннан да элек, быелгы бәйге көрәш­тә башка районнардан килүчеләрнең дә катнашуы белән...

Инде газетабызда хәбәр ителгәнчә, узган шимбәдә спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. 1962 елдан башлап 54нче тапкыр оештырылучы ярыш әлерәк кенә үткән республика чемпионатыннан соң да күпме ир-егеткә үзенең көч-куәтен сынап карарга мөмкинлек бирде.

Барыннан да элек, быелгы бәйге көрәш­тә башка районнардан килүчеләрнең дә катнашуы белән үзенчәлекле булды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында аларга олылап Сабага килгәннәре өчен рәхмәт белдерде, рухыбызны тотучы, безне һәрвакыт гаделлеккә, ту­ры юлга өн­дәүче көрәш­нең дәрәҗәсе арта барача­гы турында сөйләде. Чын­нан да, ачык турнир бәй­генең киеренкелеген икеләтә арттырды, районыбыз батырларын үзләреннән көчлерәкләр бе­лән бил алыштыртты. Әйтик, беренче парның келәмгә чыгуы Арчадан Салават Әхмәтвәлиевка җиңү китерде, аграр көллият егетенә җиңелү ачысын татырга туры килде. Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов та (60 кг.) рес­публика чемпионатында тик­мәгә генә 2нче урынга чыкмаганлыгын раслап барлык көндәшләреннән өстенлеген күрсәтте. Әмма финалда Тимершык егете Ленур Биктимеров моның белән килешергә теләмәде һәм җиңүгә иреште. Яшьлек тәҗрибә алдында көчсез иде: Ленур - чемпион! Шулай ук Ленар Вафин да 75 килограммга кадәр үлчәүдә титулын әле берәүгә дә бирергә җыенмый. Кукмарадан Рәмис Исрафиловка 2нче урын белән канәгатьләнергә калды. Ә менә Ришатыбызга (70 кг.) кыенракка туры килде. Аны финалда Алабугадан килгән Ислам Фәләхов отты. Күрше районнар батырлары 80 килограммлы үлчәүдә дә пьедесталда безнекеләргә урын калдырмады­лар. Теләчедән Илдар Гыйниятул­лин - җиңүче. Алабугадан Азат Кавиев - 90, Пит­рәчтән килгән Фәрхәд Фәйзуллин 130кг.нан югары үлчәүдә батыр калдылар. Хәер аларны читләр дип әйтүе дә кыен. Азат - Алан-Елгада туган көрәшче Рим Кавиевның улы. Хәзер әтисе аңа Алабугада тренерлык итә. Ә Фәрхәд - үзебезнең Елыш авылы егете. Те­ләчедән, рес­­пуб­лика бәй­ге­лә­рендә күп­вакыт бе­ренче бишлектә булучы Илдар Мараков та Сабага батыр калу өмете белән килгән иде. Әмма Делюс һәм Данис Закировлар аның бу омтылышына чик куйдылар. Илдар 3нче урында калды. Керәннедән Илназ Зарипов та (85 кг.) Арчадан Фаяз Зариповка батыр калырга мөмкинлек бирмәде. Сабантуйлар батыры Радик Сафинның Кукмарадан Ринат Дәүләтшин белән алышуы аеруча киеренке һәм бәхәсле булды. Шулай да билләргә соңгы сөлге салу Радик файдасына төгәлләнде. Гомумән, быелгы бәйге көрәшчеләребезгә мөм­кинлекләрен югарырак баскычта ачык­ларга мөмкинлек ачты. Җиңүчеләрне бүләкләгән башкарма комитет җи­тәкчесе Равил Гасыймов та шушы фикерне куәтләде һәм ярышларны ахырынача күзәткән данлыклы ветеран көрәшче, күп тапкырлар республика чемпионы Әсгать абый Гайфуллинның, ир-егетләребез көчле, әмма әле тагын да ныграк шөгыльләнергә кирәк, дигән киңәшен җиткерде.

Фәнил Мәүлетов.

60 кг

1. Ленур Биктимеров (Тимершык)

2 . Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)

3 . Риназ Гарипов (Лаеш)

65 кг

1 . Рөстәм Шәйхетдинов (Олы Шыңар)

2 . Илһам Хөрмәтов (Югары Симет)

3 . Салават Әхмәтвәлиев (Арча)

70 кг

1 . Ислам Фәләхов (Алабуга)

2 . Ришат Мөбарәков (Саба)

3 . Рамил Тимербаев (Олы Шыңар)

75 кг

1 . Ленар Вафин (Тимершык)

2 . Рәмис Исрафилов (Кукмара)

3 . Илназ Маликов (Олы Шыңар)

80 кг

1 . Илдар Гыйниятуллин (Теләче)

2 . Рәнис Галимуллин (Теләче)

3 . Азат Гасыймов (Арча)

85 кг

1 . Илназ Зарипов (Керәнне)

2 . Фаяз Зарипов (Арча)

3 . Айнур Мөбарәков (Иске Мичән)

90 кг

1 . Азат Кавиев (Алабуга)

2 . Ранис Шәвәлиев (Түбән Шытсу)

3 . Динар Мәннанов (Саба)

100 кг

1 . Делюс Закиров (Югары Симет)

2 . Данис Закиров (Югары Симет)

3 . Илдар Мараков (Теләче)

130 кг

1 . Радик Сафин (Саба)

2 . Ринат Дәүләтшин (Кукмара)

3 . Тәфкил Шәйхетдинов (Теләче)

130 килодан югарырак

1 . Фәрхәд Фәйзуллин (Питрәч)

2 . Эдуард Җәләлиев (Тимершык)

3 . Раушан Хафизов (Саба)

Көрәштән фоторепортаж: 1 өлеш, 2 өлеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев