Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Бер чирек китап язарлык“ [+фоторепортаж]

Төбәк авылының мөхтәрәм карты Хаҗиәхмәт Әлмиев туксан алтынчы язын каршылый.

Зирәк, җор телле, яшенә күрә егетләрчә төз, җитез хәрәкәтле бабай тормышының кызыклы вакыйгаларын озаклап тыңлап утырасы килә. Үзе дә бу хакта: "Бер чирек китап язарлык минем күргәннәрем", - ди. Китап та язарлык, үрнәк тә һәм гыйбрәт тә алырлык гомер юлы узган шул бүгенге ветераннар. Нык, бик нык сыналганнар. Ачлыгы, ялангачлыгы, үлем-хәсрәт һәркайда сагалаган үзләрен. Сыналып та, рух ныклыгын югалтмаганы, акыллы киңәшләре, бай тормыш тәҗрибәсе, үрнәк гамәлләре өчен авылдашлары алдында хөрмәткә лаеклы карт ул бүгенге көндә. Йорты да нәкъ авылның үзәгендә. Тәрәз төбендәге кып-кызыл яран гөле чәчәкләре арасыннан авылны күзәтә. Җете кызыл яран төсендәге кеше каны аккан бәрелешләрне күп күрергә туры килә Хаҗиәхмәткә.
1939 елның октябрендә армия хезмәтенә алынган егетне башта Байкал аръягына җибәрәләр. Анда шоферлыкка укый. 1942 елның көзендә ул хезмәт иткән полкны Сталинград фронтына озаталар. 22 яшьлек егетне авторотада артиллерия расчетларына снарядлар ташырга билгелиләр. Паулюс армиясен камалышка алучылар арасында да иң алгы сафларда була егет.
-Сугышларның иң көчлесе Мамай тауларында барды. Ул тирәләр тоташ бомбалар, миналар, снарядлар белән сөрелгән җирләр. Мамай тавы алынгач, сугышчан юлым Ростов, Краснодар, Туапсе аша үтте. Кубаньга чаклы артиллерия белән килдем, аннары пехотага калдым. Американың "Студебеккер" машинасын сугыш беткәнче диярлек йөрттем. Шул машина белән сугыш кирәк-яраклары ташыдым, яу кырыннан солдатларны алып чыктым,- дип сөйли Хаҗиәхмәт абый сугыш турында.
Бәрелешләрдә бик күп сугышчан дусларын югалта солдат егет.
-Сугыш кыры тынып тормый. Бер самолет күзәтеп китсә, икенчесе килеп бомба ташлый. Елгага төшсә, су күтәрелеп күперне өзә. Краснодар тирәсендәге елга янында барган бәрелеш һаман күз алдында. Аларның мотоцикллары да безнеке кебек барган җирдән сүнеп куймый. Бер мотоциклга унар-унар булып төялеп, әле моннан, әле тегеннән килеп чыгалар, иңнәрендә автоматлары. Без ул көнне бернәрсәсез калып, озын чакрымнарны хәлсез килеш җәяү атларга мәҗбүр булдык, - дип бүгенгедәй хәтерли үткәннәрен.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев