Бердәм дәүләт имтиханы катлаулана
Якын киләчәктә Татарстан укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын язмача гына түгел, ә телдән дә бирәчәкләр. Яңалык мәктәп программасына киләсе елдан ук керәчәк.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, укучыларга ике рәсем тәкъдим ителәчәк, аңа теләгәнен сайлап алып, шул хакта сөйләргә кирәк булачак. Яисә билгеле бер темага монолог яки диалог төзү булачак. Илдар Мөхәммәтов белдергәнчә, имтиханда хатасыз сөйләм теленә бәя биреләчәк. Хәзер мондый тәҗрибә Мәскәүдә һәм илнең төрле төбәкләрендә сынала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев