Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Бәләкәч”кә 5 яшь тулды [+фото]

Баланың иң күңелле , самими , рәхәт чагы - балалар бакчасына йөргәндә. Вакытлар узгач та ул үзенең яраткан бакчасын , бергә йөргән дусларын, тәрбияче апасын сагынып искә ала икән, димәк аның сабый вакыты заяга узмаган. Һәр ата-ана баласының бакчага йөри башлавын дулкынланып көтеп ала: сабыем ияләнерме, иптәшләре кыерсытмасмы, тәрбияче апалары...

2011 нче елда республикада президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улы карары нигезендә "Бәләкәч " программасына старт бирелгән иде. Әлеге программа шәһәр һәм районнарны зур, заман тәләпләренә туры килердәй бакчалар белән тәэмин итү, балалар бакчаларына булган чиратларны мөмкин кадәр киметү, гомумән әйткәндә сабыйларга бәхетле балачак бүләк итүне күздә тотып эшләнде. "Байлар Сабасында да зур бакча салалар икән, "Бәләкәч" программасы безнең район җирлегендә дә тормышка ашырыла икән" кебек сүзләр ул вакытта якты бер хыял кебек кенә ишетелгән иде. Сабаның Пушкин урамында бик тиз вакыт эчендә ике катлы мәһабәт бина үсеп чыгуын шушы тирәдә яшәүчеләр яхшы хәтерлидер әле. "Их, тизрәк шушы бакчага балабызны йөртергә" иде дигән матур уй-хыял һәркем күңелендә булгандыр ул вакытта ". 2011 елнын 3 октябрендә «Ак таш» жәмгыяте 220 урынга исәпләнгән 5нче номерлы «Бэлэкэч» балалар бакчасын куллануга тапшыра. Инде менә бу якты хыялның тормышка ашуына 5 ел вакыт узган да киткән. Быел "Бәләкәч"кә 5 яшь тулды! Шушы кечкенә генә вакыт эчендә бакча ничәмә ничә карлыгачын очырган, күпме үрләр яуланган.
Ул вакытта зур , заманча бакчага мөдир итеп ике дә уйламыйча 1 нче квалификацион категорияле, балаларны чын йөрәктән яратып эшләүче һәм аларга яхшы шартлар тудыручы - Исмагилова Фирая Әүхәт кызы билгеләнә. Аның фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү йорты бик тиз вакыт эчендә районда алдынгылар сафына басты.
2014 нче елда мөдир булып килгән Ахунова Гөлзилә Мәсхүт кызын да үз эшенең остасы дип горурланып әйтеп була. Яшь җитәкче булуына да карамастан, коллектив алдынгылыгын югалтмый, һәрвакыт алда баруын бугенге көндә дә давам итә.
Юбилей елы биредә хезмәт куючылар өчен бик истәлекле булды. Чөнки агымдагы елда «Бәләкэч» балалар бакчасы республика мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында «Ин яхшы» балалар бакчасы исеменә лаек булды һәм ТР сы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән буләкләнде . Тагын шунысын да әйтергә кирәк , менә инде ике ел рәттән әлеге бакча "Балаларны мәктәпкә әзерләүдә югары күрсәткечләре өчен" Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге дипломы белән бүләкләнә.
Шушы еллар эчендә район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә яуланган диплом, грамоталарны санап бетерү мөмкин түгел. Болар барысы да коллективның , әти-әниләр һәм балалрның уртак хезмәт җимеше. Чөнки бакчада узган бер генә чара да әти-әниләр ярдәменнән башка узмый.
Узган атнада "Бәләкәч"нең кечкенә генә юбилеен зурлап билгеләп уздылар. Чарага сабыйларның әти-әниләре кунак итеп чакырылды. Бәйрәмне котлап, район мәгариф булегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү буенча баш белгече Гомәрова Луиза Мәҗит кызы да килгән иде . Ул коллективка һәм аның җитәкчесе Гөлзилә Ахуновага зур уңышларга ирешеп эшләгән өчен район мәгариф бүлеге исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, киләчәктә дә ата- аналар белән берлектә дус - тату гаилә булып яшәвебезне, балаларга сәламәтлек, коллективка янадан - яңа зур унышлар теләп калды.
Бу бәйрәм көннәрендә бакчаның музыка белгечләре һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләнгән балалар башкаруында 15ләп концерт номеры сәхнәгә куелды. Балалар бар булган сәләт , осталыкларын әти-әниләре каршында күрсәттеләр. Сабыйларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Ә иң күңеллесе - әти-әниләр үзләре дә бакчаны котлап , сәхнә түренә чыктылар. Матур биюләрен, җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Бакчабызда бик күңелле,
Кояш балкый безнең йөздә.
Шатланышып киләбез без,
"Бэлэкэч"тэ рәхәт безгә.

Нибары биш - без яшь әле,
Барысы да алда көтә.
Зур җиңүләргә ышаныч,
Безне бәхетле итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев