Бу атнаның шимбәсендә сабалыларны күңелле ял, бәйрәм чаралары көтә
Кичә Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов Сабада Нәүрүз бәйрәме һәм ярминкә, Шәмәрдәндә ярминкә оештыруга багышлап үткәргән киңәшмәдә әнә шул хакта сүз барды.
Мәдәният хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары халыкның шимбә көне файдалы узсын өчен кайгыртачаклар. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрләр ашлык, утын, агач, катнаш азык, күп төрле товар һәм продукция белән катнашачак, ярминкә иртәнге 7дә башланып китәчәк. Теләгән шәхси хуҗалыклар да халыкка үз продукциясен тәкъдим итә ала. Ярминкәдән соң сәгать 10да эстафетаны мәдәният хезмәткәрләре кабул итеп, Язны - Нәүрүзбикәне каршылау тамашасын күрсәтә. Ярты сәгатьтән соң мәдәният йорты каршындагы мәйданда төрле спорт уеннары башланып китә. Катнашучыларны оешмалар әзерләгән бүләкләр көтә. Кайсы оешманың халыкны ботканы нинди ярмадан пешереп сыйлачагы да билгеле. Нәүрүз, ярминкәдә катнашу мәсьәләсендә сораулары булганнар 2-32-73 номеры (территориаль үсеш бүлеге) аша элемтәгә керә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев