Бу чир турында белү кирәк
24 март - Туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне. Моннан 2500 ел элек Гиппократ "Барлык авырулар һава белән тарала. Һава безгә тормыш бирә, һава ук чирләр дә китерә" дигән.
Шуннан соң да туберкулезның таралуы сәбәпләрен ачыклау өчен 2000 ел кирәк була әле. Медиклар әлеге чир кешенең үзеннән дә картырак дип раслый. Аның белән хайваннар да авырый. Кешеләр арасында чирне таратучы булып үпкәсеннән какырыгы белән туберкулез бациллалары бүлеп чыгаручы авыру санала. Микобактерияләр күпчелек очракта сулыш юллары аша үтеп керә, шулай ук инфекцияле сөт эчкәндә дә яисә тиредәге җәрәхәт аша (әйтик, туберкулезлы сыер сауганда), үбешкәндә, кешедән тәмәке төпчеге алып тартканда да йогышланырга мөмкин. Микобактерияләрне чебеннәр, тараканнар, шулай ук кайбер талпаннар да тарата.
Туберкулез таякчыклары юеш, караңгы биналарда еллар буе сакланырга сәләтле. Бигрәк тә организмының саклау барьерлары көчсезләнгән кешеләрнең аның белән йогышланганнан соң авырып китү ихтималы зур. Бу чиргә диабет, гипертиреоз белән авыручылар, ашказаны җәрәхәте булганнар, катлаулы операция кичергәннәр, аборт ясатканнар тизрәк бирешә. Яшь тә роль уйный. Кеше тормышының беренче елында туберкулез аеруча куркыныч: йогышлану чиргә әйләнергә мөмкин. Шулай ук гормональ үзгәрешләр башланган 13-16 яшьләрдә дә организмның авыруларга каршы торучанлыгы кими (үсмерләр туберкулезы шуның бер чагылышы). Олыгая барган саен микробактерияләргә шактый тотрыклы иммунитет формалаша һәм картайгач организм янә какшый башлый. Шуңа күрә актив "өлкәннәр туберкулезы" авыр уза.
Туберкулез төрле нерв һәм эндокрин системалары, эч куышлыгы авырулары, йогышлы чирләр кебек узарга мөмкин. Озакка сузылган грипп, үпкә ялкынсынуның кабатлануы, хроник бронхит, күз, буыннар авырту дөрес диагноз куюны катлауландыра.
Кече һәм мәктәп яшендәге балаларда авыруны теберкулин диагностикасы ысулы белән ачыклыйлар. Манту һәм Диаскинтест реакцияләре чирне башлангыч чорында, әле рентгеннан караганда сизелерлек үзгәрешләр күренмәгәндә үк белергә ярдәм итә. Олылар өчен (15 яшьтән соң) флюорография тикшерүләре зур профилактик әһәмияткә ия. Бер-ике рәсем төшерү өчен кирәкле нурланыш дозасы тере тукымаларның биологик халәтенә зарарлы йогынты ясамый. Кайбер илләрдә мәҗбүри флюорография тикшерүләре турында кырыс декретлар кабул ителгән. Әйтик, Австриядә тикшерү узмаган өчен 200 доллар штрафка тартырга яки 8 айга төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Туберкулезга каршы прививка - хәзерге вакытта профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы. Беренче вакцина бала тудыру йортында ук ясала һәм кабат прививка 6-7 яшьләрдә үткәрелә.
Туберкулезның бөтен организмның авыруы икәнен, беренче билгеләре күп еллар буе беленмәвен, кечкенә балаларның беренчел йогышлануга аеруча тиз бирешүчән булуын һәркем белергә тиеш. Олыларның флюорография тикшерүен даими үтүе, балаларга вакытында прививка ясау мәкерле авыруга нәтиҗәле чара булып санала.
Эльмира Усманова,
табиб-фтизиатр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев