Саба таңнары

Сабинский район

18+
Кичә, бүген, иртәгә

Быел Татар яшьләре көннәре 35нче мәртәбә үткәреләчәк

25-31 августта «Идел» яшьләр үзәгендә чираттагы Татар яшьләре көннәре узача

25-31 августта «Идел» яшьләр үзәгендә чираттагы Татар яшьләре көннәре узачак. 1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре быел үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтә. Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

«Татар-информ»да булган матбугат очрашуында Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе һәм әлеге чарага нигез салучыларның берсе булган Илдар Гыйльметдинов та чыгыш ясады.

«Менә кичә генә беренче тапкыр оештырган идек кебек, ләкин 35 ел узган да киткән. Беренче Татар яшьләре көннәре әле Советлар Союзы чорында башланып киткән иде. Минем исемдә, ул вакытта әле өлкә комсомол комитеты секретаре идем. Секретарь булып эшли генә башлаган чаклар. Шунда менә университетның татфак яшьләре булган Рим ГыйльфановРезеда Сәфиуллина Татар яшьләре көннәрен үткәрү инициативасы белән килделәр. Без ул фикерне хупладык һәм «Идел» яшьләр лагерен бирдек. Ул вакытта юлламалар саталар иде, төрле төбәкләрдән яшьләр җыела иде. Җиңел түгел иде. Урыннар чикле булгач, качып, яшеренеп 10 урынына 20 кеше килгәне булды», – ди ул.

Спикер чараның никадәр әһәмиятле булуын да әйтте.

«Без яшеренеп килгән делегатларның берсен дә куып чыгармадык, урнаштырырга мөмкинлекләр таптык. Программасын да килүче яшьләр үзләре төзи иде. Ә хәзер программа тулысынча әзер. Шулай ук Болгарга да барып кайта идек. Узган гасырның 90нчы елларында башланып киткән бу чара бер тапкыр да үтмичә калмады. Авыр вакытлар да булды. Финанс мәсьәләләр катлауланганы булды. Татар яшьләре көннәре күп кенә төбәкләрдә яшьләрне җыйган оешмалар барлыкка килүенә дә этәргеч ясады. Әлеге зур чараның уңай тәэсире олуг булды», – дип ассызыклады ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-tatar-yaslare-konnare-35nce-martaba-utkarelacak-5909457

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев