"Быел балаларыбыз бер-бер артлы сөендерделәр: дүрт оныгыбыз туды"
Раилә Вәлиева, Сәрдә авылы: -Узып баручы ел безнең гаиләбезгә зур шатлыклар, уңыш-куанычлар гына алып килде. Һәр әти-әнинең иң зур шатлыгы, бәхете - балалар. Аллага шөкер, безне быел балаларыбыз бер-бер артлы сөендерделәр: дүрт оныгыбыз туды. Гыйнвар аенда кызыбыз Алсу белән киявебез Илнар икенче малайларын алып кайтып куандырсалар, 11 октябрьдә төп йорттагы...
Раилә Вәлиева, Сәрдә авылы:
-Узып баручы ел безнең гаиләбезгә зур шатлыклар, уңыш-куанычлар гына алып килде. Һәр әти-әнинең иң зур шатлыгы, бәхете - балалар. Аллага шөкер, безне быел балаларыбыз бер-бер артлы сөендерделәр: дүрт оныгыбыз туды. Гыйнвар аенда кызыбыз Алсу белән киявебез Илнар икенче малайларын алып кайтып куандырсалар, 11 октябрьдә төп йорттагы улыбыз Алмаз белән киленебез Рәйсәләнең игезәк кызлары- Динә белән Дилә туды. Ноябрьдә кызыбыз Айсылу белән Марсельнең икенче малайлары дөньяга аваз салды. Баедык, ирем Җәмил белән барлыгы алты оныклы булдык. Оныклар белән мәш килеп, алар бәхетенә куанып яшәгән көнебез. Үзем балалар бакчасында эшлим. Сабыйларны бик яратам. Гаиләләрдә дә балалар артып, йортларда сабыйларның шат авазы тынмасын иде, дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев