Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чиләбе шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча узган Бөтенроссия ярышларында Өтернәс егете Азат Сәмигуллин катнашты

Чиләбе шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча узган Бөтенроссия ярышларында Татарстан командасы өчен Өтернәс егете Азат Сәмигуллин катнашты.

Саба аграр көллиятендә белем алучы студент ир-егетләр арасында ярышып, 800 һәм 3000 метрга йөгерүдә 3нче призер булды.

Казанда пенсионерлар арасында шахмат һәм шаш­ка буенча үткәрелгән VII республика финал ярышларында, зона этабында җиңүче буларак, Саба районы командасы да (Илфат Ханнанов, Наилә Лотфуллина, Фәния Шәмсетдинова, Мулланур Мусин, җитәкчеләре Азат Әхмәтов) катнашты. Сабалылар 10 команда арасында түбәнкамалылар белән 6-7 урыннарны бүлештеләр. Шәхси зачетта М.Мусин мастерлар арасында 2нче урынны алды. Шулай ук Казанда начар ишетүчеләр арасында мини-футбол буенча республика чемпионатында, район футболчылары, Кукмарадан һәм Мамадыштан килгән көндәшләрен отып, 1нче урынны алдылар.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев