Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чит илгә җыенасызмы?

Яңа ел бәйрәме һәм 9 гыйнварга кадәр сузылачак каникуллар якынлаша. Бу чорга һәркем алдан ук планнар корып куйгандыр, бәлки чит илгә чыгарга җыенучылар да бардыр. Әмма бу очракта район суд приставлары бүлегенә килеп, бурычыгыз юклыгына тагын бер кат ныклап инану зыян итмәс иде. Быел гына да 50 меңнән артык россияле,...

Яңа ел бәйрәме һәм 9 гыйнварга кадәр сузылачак каникуллар якынлаша. Бу чорга һәркем алдан ук планнар корып куйгандыр, бәлки чит илгә чыгарга җыенучылар да бардыр. Әмма бу очракта район суд приставлары бүлегенә килеп, бурычыгыз юклыгына тагын бер кат ныклап инану зыян итмәс иде. Быел гына да 50 меңнән артык россияле, бурычы булу сәбәпле, чит илгә чыга алмаган. Практика күрсәткәнчә, аларның күбесе явыз бурычлы да түгел. Кайберәүләре хәтта соңгы көнгә кадәр бурычлары барлыгын белмәгән дә. Шуңа күрә чит илгә чыгарга җыенгач, суд приставы бу сәфәргә чыгу тыелган-лыгы турында хәбәр итеп кәефегезне кырганчы, алдан белешеп куюыгыз хәерле. Шул уңайдан, федераль суд приставларының ТР буенча идарәсе декабрь аенда районнарда гражданнарны өстәмә кабул итү көннәрен билгеләде. Саба районы суд приставлары бүлеге шимбә көннәрендә 9­-18 сәгатьләрдә халыкны кабул итәчәк. Бу вакытта сез бурычыгызны ачыклау белән бергә шунда ук аны түли дә аласыз. Шунысын да искәртеп узабыз, бурычны түләгәннән соң чит илгә чыгу 5­7 көн эчендә уңай хәл ителә.

Лилия Гайнетдинова,

суд приставлары бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев