Эшсезләрне эшле итүчеләр
Моннан чирек гасырлар элек эшсезлек турында ишетеп кенә белә идек. СССР таркалгач, моның нәрсә икәнлеген барыбыз да аңладык. Илдә эшсезлек барлыкка килү 1991 елның апрелендә "Россия Федерациясендә халыкның шөгыле турында"гы Закон кабул ителүгә китерде.
Районнарда халык телендә "биржа" исеме алган мәшгульлек бюролары ачылып, эшсезләрне кабул итә башладылар. Саба районында 1991 елда эшли башлаган бюроның беренче директоры Ренат Мөбарәков була. Шуннан соң узган 25 ел эчендә бюрога - хәзерге вакытта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә ничә кеше мөрәҗәгать иткәнлеген төгәл генә әйтү кыен. Гомумән, яңа учреждение илдә базар икътисады урнашканнан алып, кешеләрнең хезмәткә хокукларын дәүләт тарафыннан гарантияләнүен тәэмин итүдә зур эш башкара. Олы йортта ни булса, кечесендә шул булыр дигәндәй, районыбыз ил белән бергә хезмәт базарын көйләүнең барлык этапларын узды. Әйтик, 1997 елда районда эшсез буларак теркәлүчеләр саны 150дән арта. 2008-2009 елларда хезмәт базарында вәзгыять кискенләшеп, эшсез статусы алучылар 400гә җитә. Хезмәт базарында хәлне яхшырту өчен ул чорда эшсез гражданнарга эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә эш оештыруда дәүләт ярдәме күрсәтелә. Шушы мөмкинлектән файдаланып, ягъни 58800 сум тәшкил иткән субсидияне алып үз бизнесын башлаганнарның кайберләре хәзер аягында нык басып торучы эшмәкәрләр булдылар. "Шулай ук безнең чорда халыкны җәмәгать эшләренә тарту юнәлешендә дә күп эшләнде. Үзәк аша җәмәгать эше башкаручыларга түләү өчен миллион сум компенсация алган хуҗалыклар булды",- дип искә ала 2007-2010 елларда үзәк директоры булган Равил Сөнгатуллин.
2010 елның мартыннан коллектив белән Данис Габдерахманов җитәкчелек итә. Шуннан соң узган кыска гына вакыт эчендә үзәк үзенең эшчәнлегендә кризисның чираттагы дулкынын кичерергә өлгерде. Хезмәт урыннары кыскартылу шартларында эшсез калучыларның саны кабат үсеш ягына үзгәрде. 2014-2015 елларда үзәккә мөрәҗәгать иткән 4451 кешенең 3438е эш эзләүче буларак теркәлә, 972се эшсез булып таныла. "Шундый шартларда эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтү чаралары күрелде. Алардан мәгълүмат алуны яхшырттык. Вакансияләр банкын формалаштыруга игътибар көчәйтелү нәтиҗәсе буларак, 2015 елда буш эш урыннары булуы турында бирү 12 процентка яхшырды. Вакантлы урыннар турында район сайтына куелган белешмә белән өйдән чыкмыйча да танышырга була. Квартал саен диярлек үзәктә исәптә торучыларны эш бирүчеләр белән очраштырабыз. 2015 елда үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә эшкә урнашу өчен 46 кешегә юллама бирелде. Барлык күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2015 елда барысы 1261 кеше хезмәткә урнаштырылды, шуларның 245е эшсез дип танылган кешеләр",- ди Данис Габдерахманов.
Үзәккә социаль яклауга аеруча мохтаҗ инвалидлар да килә. Әлеге категориядән 2014-2015 елларда 49 кешене хезмәткә эшкә урнаштырган булсалар, балигъ булмаганнарга вакытлыча эшләү мөмкинлеге тудыру юнәлешендә хисап күрсәткечләре тагын да яхшырак. Әйтик, 2014-2015 елларда меңнән артык 14-18 яшьлек егет-кыз хезмәт чыныгуы алган.
Тагын бер мөһим юнәлеш - яңа һөнәргә өйрәтеп, эшче көчләрнең хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү. Үзәк 2014 елда 146 эшсез кешегә һәм декрет ялындагы 15 хатын-кызга яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге тудырса, былтыр бу 150дән арткан.
Гомумән, үзәк үзенең эшчәнлегендә эшсезлеккә шактый нәтиҗәле каршы торырлык, халыкның шөгыле өлкәсендә социаль партнер булырлык учреждение итеп күрсәтте. «Тунеядство» җинаять саналган СССРга кире кайту булмаячагын аңлаган хәлдә, халыкны эш белән тәэмин итү оешмаларныың роле алга таба да үсә барачагы бәхәссез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев