Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Этлек эшләү дигәндә

И-и, Җәмилә, җаныкаем, бу сотовыйны әйтәм әле. Чистый бер баш бәласе икән ул. Юк, минеке югалмады, урлатмадым да. Халык өчен борчылам. Күпме кеше зыян күрә бит шуның аркасында.

Ишеттеңме, соңгы вакытта мошенниклар сотовыйдан кешене төп башына утыртуның тагын бер төрен уйлап чыгарганнар. Ничек дисеңме? Бик гади. Әйтик, синең миннән үч аласың килде ди. Тотасың да, телефоныма акча саласың. Мин кайсының эше булды икән бу дип, көннәр буе уйланып йөрим. Уйлый-уйлый нервылана башлыйм, башыма каба, кәефем төшә, йокым кача. Әйе, яхшылыкны күрсәтеп эшләмиләр, анысы. Әмма монысы усал шаяртуга охшаган шул. Шушы этлекне эшләүченең кем икәнен беләсең килә - белә алмыйсың. Ә теге мошенник бәндә синең хәлеңне күз алдына китереп, кабәхәтләрчә ыржая, шуннан тәм таба. Шаяртучыны ачыклыйм дип, дусларыңа чылтырату да яхшы түгел. "Нишләп тиктомалга мин синең телефоныңа акча салырга тиеш әле?!"- дип уңайсыз хәлдә калдырулары бар. Кыскасы, синең эшең хөрти. Менә шундый күңелсез хәлгә дучар була күрмә дип чылтыратуым иде. Номерыңны теләсә-кемгә бирүдән сак бул!

Менә безнең күрше урамдагы 20 яшьлек кыз кияүгә чыгарга тиеш иде. Хәзер чыкмый инде. Нигә дип, бер рәхимсез бәндә, кызга күзе төшеп йөргән булгандырмы инде, тоткан да, 8 мартта моның телефонына мең сум акча салган. Әйе, жәлләмәгән. Тегесе, куанып, егетенә чылтыраткан, рәхмәт әйткән. Йөргән егете башта телсез калган, дәшми торган. Аннары: "Әле синең шундый бай йөргән нәрсәң дә бармыни?! Хуш, алайса!" - дигән дә, телефонын өзгән. Менә шундый күңелсез хәлләр сотовый аркасында.

Әле шушы араларда безнең конторадагы Сания дә бер атна эшкә килмәде. Таныш врачыннан больничный алган. Башта грипп дигән иде, соңыннан барыбер беленде: ире күз төбенә ямаган. Әйе, күгәреп чыккан. Әлеге дә баягы шул телефон мошеннигы аркасында инде. Бер-берсенә сыенышып, телевизордан мәхәббәт киносы карап утырганда, Саниянең телефонына смс килеп төшкән. Ире моның сотовыен беренче булып эләктереп алган да, ачып укыган, ә анда "Сезнең счетка 500 сум акча керде", - дип язылган. Шуннан соң моның ирендә көнчелек хисе уянган, төпченү киткән: "Кем салды да, кем салды шулкадәр акча телефоныңа төн уртасында?" Бер гаепсез Сания ни дип җавап бирергә дә белмәгән. Аздан гына аерылышмый калдылар болар.

Әйе, әйтерең бармы, бик начар мошенниклык бу. Нинди акыллыбашлар уйлап чыгара диген? "Улыгыз бәлагә тарыды, шушы номерга акча салыгыз", - дип чылтыратучылар пүчтәк икән ул. Беркатлылыгың аркасында зыян күрсәң, ичмасам, хәлеңә керәләр. Ә телефоныңа акча салу корбаны булсаң, шикләнеп карыйлар, көнләшәләр. Юк, полициягә әйтүдән мәгънә юк - көләчәкләр генә.

Менә шундый хәлләр, Җәмилә. Сак була күр дип чылтыратуым иде. 1 апрель шаяртуы дип уйлый күрмә. Кеше тормышын бозу дигәндә, акча жәлләмәүчеләр табыла икән ул.

Фәнил МӘҮЛЕТОВ. Саба районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев