Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эзмә урта мәктәбе “Көзге изгелек атнасы- игелекле эшләр эстафетасы”- “Шәфкатьле Татарстан” иреклеләр акциясендә актив катнашты [+фото]

Акция барышында күп кенә чаралар үткәрелде.

11нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск тирәләрен, авылларыбызның чишмә әйләнәсен корыган үләннәрдән арындырып, чистарттылар.

Укучылар мәктәптә оештырылган туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясап, халкыбызның борынгыдан килгән гореф - гадәте, яшәеше, сугышчан батырлыклары турында белемнәрен тирәнәйттеләр.

"Сәламәт Татарстан" көнендә эш көне иртәнге зарядка белән башланып китте. Тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" уены оештырылды.

Игелекле эшләребез атналыкта гына түгел алга таба да дәвамлы булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев