Фарат Сәлахетдинов: "Карарларны үзеңнең тормыш тәҗрибәңә таянып һәм закон таләпләрен җиренә җиткереп үтәп кенә чыгарырга була"
Отставкага чыгу - кеше тормышында зур вакыйга.
Бу истәлекле көн хезмәтең өчен рәхмәт сүзләре ишетү белән бергә үрелсә, яшәү яме тагын да арта. Саба районы җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдиновны мактаулы отставкага озату да коллективтагы хезмәттәшләренең күңелен кузгатты. Суд рәисе Дамир Сабиров та аңа Югары суд һәм Суд департаменты идарәсе җитәкчеләре исеменнән Мактау грамотасын тапшырганда дулкынлануын яшермәде. "Судта яңа кеше булсам да, монда килүгә сезнең үз урыныгызга лаек кеше икәнлегегезне аңладым. Колллективта тынычлык, эш атмосферасы иде. Сезгә күпьеллык киеренке хезмәттән соңгы гомерегезнең матурлыгын, балаларыгызның игелеген күрергә язсын. Инде урыныгызга килгән кешегә сезнең югарылыкта эшне дәвам итәргә генә кала",- диде Дамир Рәис улы.
Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Фарат Фәйзерахман улы да 16 ел буена җәмәгать судьясы вазифасында булганда ялгышу-хаталанулар, кеше башына төшкән бәла-казалар, үтенечләр, гаделлек эзләп килүләр, закон белән конфликтка керүләр белән бәйле меңләгән эш карады. Кулына судья чүкече алганчы Кайбыч районының Чүти авылында туган егеткә байтак эшче коралларының да җаена төшенергә туры килә. Үзенең язмышы юриспруденциядә икәнлеген аңлаганчы ул Казанда балта остасы-калайчы, моторлар төзелеше заводында көйләүче була, аннары Свердловск өлкәсенең Шамар леспрохозында эшли. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң Биектау районында 7 ел эчендә тикшерүчедән прокурор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1990-1994 елларда Саба районы прокуроры була, аннары хезмәтен Кукмарада дәвам итә. Отставкага чыккач, Саба районы халкына дүрт ел юридик хезмәт күрсәтә. Соңгы эш урыны - җәмәгать судьясы итеп билгеләнгәч, үзенә тагын да җаваплылык йөкләнгәнен җаны-тәне белән аңлый. Бер якта - хөкемдар. Икенче якта - аннан гадел хөкем карары көтүче зыян күрүче яисә закон һәм гаепләнүче. Аларның һәркайсы үзләренчә хаклы кебек. Менә шул вакытта судьядан закон кысаларын бозмыйча гадел хөкем карары чыгару таләп ителә дә. "Карарларны үзеңнең тормыш тәҗрибәңә таянып һәм закон таләпләрен җиренә җиткереп үтәп кенә чыгарырга була. Безнең эштә эмоцияләргә урын юк, шулай да ике якта баланс сакланырга тиеш",- дип әйтергә ярата ул.
Законнар үзгәреп, кодексларга статьялар өстәлә. Һәр яңалыктан хәбәрдар булырга, юридик белемне арттырып торырга кирәк. Фарат Сәлахетдинов тәҗрибәле судьялар Рифат Закиров, Ренат Шәфигуллин, Айгөл Шәймәрданова һәм башкалар белән бер-берсен аңлашып эшләделәр. Коллективка килгән яшьләр аларның тәҗрибәсенә таянды. Юридик мәсьәләләрдә тирән белемле җәмәгать судьясы законнарны камил белүен көндәлек эшендә оста кулланды, хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды. Эшләрне тиешле срогында карады. Аның рәислегендә суд утырышлары процессуаль нормаларны төгәл үтәп уздырылды, эшкә кагылышлы вакыйгалар, дәлилләр җентекләп өйрәнелде. Хөкем карарының һәрвакыт гадел булуына иреште. Фарат Сәлахетдинов үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата таләпчән, хезмәттәшләре, эш буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән итагатьле, коллективта абруе зур. "Саба таңнары"" газетасында суд эше, шулай ук законнарны аңлатып язган мәкаләләре еш чыкты. Аны моннан соң да гадел хөкем бинасында ихтирамга лаек хезмәттәш, киңәшче буларак көтеп калалар. Район суды һәм җәмәгать судьялары коллективлары Фарат Фәйзерахман улына бәхетле, матур тормыш тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев