Фермерны кызыксындыручы грант
Үз эшеңне булдырып, үсешкә йөз тоту авылда да соңгы елларда көн таләбенә әйләнде. Дәүләт авыл кешесе өчен кызыктырырлык һәм үз эшләрен башлау өчен төрледән-төрле мөмкинлекләрне бирүче программалар булдыра.
5 апрельдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, фермерлар ассоциациясе үткәргән видеорежимдагы конференциядә дә гаилә фермалары һәм кооперативларга бирелүче грантлар хакында сүз барды. Аларның суммасы шактый. Мисалга, сөтчелек тармагы яки эре терлек симертү юнәлешендә эш башлаучыларга 3 миллион, калган тармакларга 1,5 миллионга кадәр субсидия бирү каралган. Эшләрен дәвам итүче фермерларга 7 миллион сумга кадәр субсидия биреләчәк. Шулай ук, авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы кооперативларына матди-техник базаны яңартуга да субсидия каралган. Министр урынбасары Ришат Хәбипов мәгълүматыннан күренгәнчә, грант алырга теләүчеләрнең һәр категориясе өчен үз таләпләре билгеләнгән. КФХның яисә кооперативның салым бурычы булмаска тиеш, ликвидация, үзгәртеп кору яисә бөлгенлек хәлендә булмавы, кимендә 5 елга исәпләнгән нигезле бизнес-проекты булуы шарт. Программада катнашучы грант алган елда яңа эш урыннары булдыра һәм аларны 5 ел дәвамында саклый. Яңа эш башлаучылар, гаилә фермерлары үз чиратында халыкка эш урыннары булдырырга бурычлы. Авыл хуҗалыгы коопертивлары оештырган очракта 3 миллион сумга - 1, яңа эш башлаучыларга 1 миллионга 1 кешене эшле итү бурычы куела. Программаларның тулы эшчәнлеген һәм өстәмә мәгълүматлар турында башкарма комитетның инвестицияләр һәм территориаль үсеш бүлегенә 2-36-54, 2-32-73 телефонына шалтыратып һәм agro.tatarstan.ru сайтыннан укып белергә мөмкин.
Районда яңа эш башларга теләк белдерүчеләрнең күбесе терлек симертү, савым фермалары төзү, атлар үрчетү буенча бизнес-проектларын яклаячак. Кошчылык буенча казлар, чебиләр алып үстеререргә теләк белдерүчеләр дә бар.
- Программалар буенча күбрәк Саба авыл җирлегендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Алар Сабаның үзендә түгел, чит җирлекләрдә эшләргә җыеналар. Шулай ук, Сабабаш, Шыңар, Нырты, Юлбат, Мишәбаш, Кибәче, Эзмә, Шәмәрдән, Арташ, Калатау, Төбәк авылларыннан да грант алуда катнашырга теләк белдереп, гаризалар керде. Әлеге авыллар кергән авыл җирлекләре бу мәсьәләдә шактый еллар актив эш алып баралар. Һәм алар бер-берсенә үрнәк күрсәтеп, яхшы мөнәсәбәттә калып, үз эшен башларга теләк белдерүчеләрне яңа эшкә өндиләр. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, элек гаилә фермалары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 58800 сум акча алган кешеләр моңарчы грант алу конкурсына кертелми иде. Быел алар да конкурска керергә хокукка ия. Без фермерларга, кооперативларга, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә әзер, - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев