Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Фотоконкурс җиңүчеләре - Ситдыйковлар гаиләсен "Карамельдән" супер-пупер торт белән бүләкләдек!

Интернет челтәрендәге дусларыбыз беләдер, февраль ае башында Гашыйклар көне уңаеннан Saby-rt.ru сайтында фотоконкурс игълан иткән идек. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар туйларында төшкән кызыклы, күңелле мизгелләрне сурәтләүче фотолар җибәрергә тиеш иде. Конкурска барлыгы 11 фото килде. 13 февраль көнне "Генератор случайных чисел" программасы ярдәмендә исә без җиңүчене ачыкладык: бәхет Сабада яшәүче...

Интернет челтәрендәге дусларыбыз беләдер, февраль ае башында Гашыйклар көне уңаеннан Saby-rt.ru сайтында фотоконкурс игълан иткән идек. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар туйларында төшкән кызыклы, күңелле мизгелләрне сурәтләүче фотолар җибәрергә тиеш иде. Конкурска барлыгы 11 фото килде. 13 февраль көнне "Генератор случайных чисел" программасы ярдәмендә исә без җиңүчене ачыкладык: бәхет Сабада яшәүче Зәлия һәм Рөстәм Ситдыйковларга елмайды.

14 февраль көнне Ситдыйковларны редакциябезгә чакырып бүләкләдек. Бүләгебез дә шәп - бәйгебезнең спонсоры, искиткеч матур һәм тәмле тортлар пешерүче Лилия Фәтыйхова җиңүчеләргә торт бүләк итте.

"Бу тортны ашарга да жәл! Ашамабыз моны, туңдырып куеп, истәлеккә генә сакларбыз" , - ди шаярып Рөстәм Ситдыйков.

Ә торт, чыннан да, күз явын алырлык, сәнгать әсәре диярсең. Кондитер Лилия ханым аны чәчәккә күмелгән читлек формасында ясаган, хәтта эченнән күгәрченнәре күренеп тора, яннарында күбәләкләр дә оча!

"Мондый конкурсларда беренче катнашуыбыз, җиңүебезгә бик шатбыз. Бүген мәхәббәт җимешебез Сәидәгә нәкъ кырык көн булды, өстәвенә әнием Әнисәнең дә туган көне. Гаиләбез белән түгәрәкләшкәч, рәхәтләнеп торт белән чәй эчәчәкбез бүген", - ди Рөстәм. Зәлия һәм Рөстәмгә күз тимәсен, бик матур пар, күргән саен күрәсе килә үзләрен. "Зәлиягә бер күрүдә гашыйк булдым. Ул вакытта Казанда эшли идем, Зәлия янында булыйм, дип, кире Сабага кайттым. Очрашып йөри торгач, сөйгәнемә тәкъдим ясадым, 2016 елда никах укыттык, соңыннан туебыз гөрләде. Туй бик күңелле үтте, тамада кызыктан-кызыклы уеннар үткәрде. Әлеге фото да нәкъ менә шул мизгелләрне сурәтли", - ди Рөстәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев