Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: июль ае Россиядә коткаручылар өчен авыр ай булачак
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, һава торышы фаразлары буенча, июль ае Россиядә коткаручылар өчен авыр ай булачак, дип җиткерәләр.
Дүшәмбе көнне фаразларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков әйткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Июнь авыр һәм киеренке ай булды. Июль ае да, фаразлар буенча, бездә катаклизмнар булачагын дәлилли", - дип җиткергән ул селектор киңәшмәсендә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы температурада чираттагы максимумнар булыр, кайдадыр температура кинәт кенә үзгәрер, явым-төшем һәм көчле җил булыр, дип белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев