Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда булачак көчле җил һәм яңгыр турында кисәтә
Татарстан республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә 3 июньдә 12-18 сәгатьләр аралыгында урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлеккә кадәр җитүче кискен җил, көчле яңгыр көтелә", - дип хәбәр итә Татарстан республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кискен җил...
Татарстан республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә 3 июньдә 12-18 сәгатьләр аралыгында урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлеккә кадәр җитүче кискен җил, көчле яңгыр көтелә", - дип хәбәр итә Татарстан республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Кискен җил һәм көчле яңгыр юлда булучыларга җитди куркыныч тудыруы турында искәртелә. Һава шартлары начарланган очракта, урамда булганда электр линияләре, агачлар, реклама стендлары, йорт кәрнизләре һәм витриналардан читтә тору киңәш ителә. Җәрәхәтләнү һәм имгәнү очракларыннан саклану өчен кискен җил вакытында бина эчендә тору кулай. Табигатьтә булганда, көчле җил чыккан очракта, урманда яки сулыкларда юнәлешне югалтмас өчен чаралар күрү мөһим. Табигый шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узышу, каршы як полосага чыгудан сакланырга кирәк.
Мондый һава шартларында юл һәлактәләре күп чоракта алда хәрәкәт итүче машиналарга бәйле рәвештә килеп чыга. Шуңа да машина араларын арттыру, тизлекне киметү мөһим. Кисәк туктаудан сакланырга кирәк: машинаны туктатырга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү мөһим. Артта хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү максатында тормоз педаленә берничә мәртәбә басып сигнал бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев