Хат ташучыны мактыйлар
Чәбки-Саба авылында яшәүче Габдрахмановлар гаиләсен газетабызның үз хәбәрчеләре дисәк тә ялгышмабыз. Авылда булган күңелле яңалыкларны һәрчак безнең белән уртаклашырга әзер алар.
Шушы көннәрдә авылның хат ташучысы Гөлнар Гыйләҗиевага мактау сүзләре әйтеп шалтыраттылар.
- Бик ипле, олыларны зурлап сөйләшә, рәхмәттән башка сүз юк аңа. Бернәрсәдән авырыксынмый, кирәк икән медпункттан дарулар да алып кайтып бирә, - ди Сөләйман абый.
Гыйнварның салкын бер көнендә Гөлнар Гыйләҗиевага ияреп без дә, хат тараттык. Сатыш бүлекчәсеннән Чәбки-Сабага булган газета-журналларны зур сумкасына салгач ике авыл арасындагы чакрымнарны җәяүләп атлый хат ташучы. Ә күңеле газета-журнал, пенсия акчалары биреп сөендерүче әби-бабайлар белән сөйләшә. Ул көнне дә иң элек пенсия акчасы бирергә Наилә Шиһабиева янына кердек. 80 яшьне узган Наилә әбинең район газетасын күзлексез генә, бер язмасын да калдырмыйча укуы безнең өчен шатлык булды.
- Бу авылда 13 йортка газета-журнал китерәм. Шуның 12сендә район газетасын алдыралар. Әйдә, язылыгыз дип әйтеп тә торасы юк, яртыеллык бетүгә "Саба таңнары"на языласы иде, дип үзләре үк әйтәләр, - ди Гөлнар.
Авылда иң күп газета-журнал алдыручы Нурия һәм Сөләйман Габдрахмановлар. Аларның өенә 6 төрдәге газета-журнал килә. Күршеләре Сәйдә Хаҗиева хат ташучыга багышлап, хәтта шигырь дә чыгарган. Хат ташучы элек-электән авылда көтеп алынучы, үз кеше булып күңелгә кереп калган. Хат ташучы булып, дүрт кенә ел эшләсә дә Гөлнар Гыйләҗиева да авыл халкының ихтирамын яуларга өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев