Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәтнең нәтиҗәсе күңелле

23 октябрьдә район мәдәният йортында язгы-көзге кыр эшләренә йомгак ясап, алдынгы игенче-механизаторларны хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы "Саба дулкыннары" телевидениесе аша турыдан-туры трансляцияләнде. Кырда эшләүчеләрнең хезмәтен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин югары бәяләде. -Быелгы ел игенчеләр...

23 октябрьдә район мәдәният йортында язгы-көзге кыр эшләренә йомгак ясап, алдынгы игенче-механизаторларны хөрмәтләделәр. Бәйрәм тантанасы "Саба дулкыннары" телевидениесе аша турыдан-туры трансляцияләнде. Кырда эшләүчеләрнең хезмәтен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин югары бәяләде.

-Быелгы ел игенчеләр тарихына бөртекле культураларны иң иртә срокта җыйнап алган ел булып кереп калачак. Елына күрә чагыштырмача мул уңыш алынды. Мисал­га, "Саба" җәмгыяте хуҗа­лыкларында бер гектар­га уртача 31,2, "Туган як", "Игенче", "Нырты" хуҗа­лыкларында 32-40 центнер уңыш тәшкил итә. Соңгы 10 елда туфракның уңдырышлы катламын әйләндермичә эшкәртү, саламны өслеккә чәчеп туратып калдыру, берничә опе­рацияне берьюлы баш­­­кару, комплекслы чә­чү агрегатлары куллану ресурсларны сак тотуга юнәлдерелә. Барлык материаль ресурсларның чикле булуы сәбәпле, быел ягулыкның бер гектарга тотылышын киметүгә ирешә алдык. Шулай ук, минераль ашламалар минималь дәрәҗәдә кулланылып, био­­­логик чараларга күбрәк игътибар ителде, - дип нәтиҗәле хезмәткә ирешү юллары турында сөйләде Гафур Хәсәншин. Район башлыгы Рәис Миңнеханов эш сөючән авыл халкын тәбрикләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Нәҗип Хаҗипов залдагыларны сәламләп: "Саба районы игенчелек, терлекчелек булмасын, барлык күрсәткечләр буенча да республикада беренче бишлектән беркайчан да төшкәне юк. Болар - яңа технологияләргә, фән ни­гез­ләренә корылып, барлык хезмәт ияләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе", - дип, министрлыкның котлау сүзләрен җиткерде һәм алдынгы хезмәт ияләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Дәрәҗәле бүләкләр алучылар да күп булды бәй­рәмдә.

Тулы язма "Саба таңнары" газетасында

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев