Хәрби-Диңгез флоты көне белән!
Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз! Барыгызны да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас тәбрик итәбез. Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаеклы өлеш керткән чын ир-егетләр...
Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз! Барыгызны да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас тәбрик итәбез. Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт итеп лаеклы өлеш керткән чын ир-егетләр бәйрәме. Районыбызда хәзерге вакытта матрос традицияләренә тугрылыклы 90га якын хәрби-диңгез флоты ветераны яши, тагын шуның кадәре республиканың, илнең башка төбәкләрендә гомер итә, бәйрәмне күтәренке рухта каршылый. Диңгезчеләр тыныч тормышта да флоттагыча дус, бердәм, хезмәттә дә, гаиләдә дә ирләрчә нык, матур яшәү рәвеше алып бара. Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне 79 еллык тарихы булган истәлекле дата белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев