Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңү көне уңаеннан районыбызда нинди чаралар оештырыла?

Илгә Җиңү алып килгән 9 Май якынлаша. Шушы уңайдан чыккан район башлыгы карарында бәян ител­гәнчә, Сабада, авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар оештыру планлаштырыла.

Район ветераннар советының, педагогик һәм укучылар коллективларының сугыш чоры балаларына багышланган альбом әзерләү турындагы инициативасы хуплана һәм җирле үзидарә органнарына, социаль яклау бүлегенә, музей, мәдәният, матбугат хезмәткәрләренә бу максаттан материаллар җыйнауда булышырга тәкъдим ителә. Шулай ук авыл җирлекләренә сугыш ветераннарының, аларның тол калган хатыннарының, тыл хезмәтчәннәренең тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнү, кирәк булганда зарури ярдәм күрсәтү, мемориалларны, һәйкәл-обелискларны тәртипкә китерү бурычы йөкләнә. 9 майда үзәк мәйданыннан иҗтимагый, гражданнар инициативасы белән уздырыла торган "Үлемсез полк" акциясендә дә гаиләсенең фронтовикларын кадер­ләп искә алучы һәркем катнаша ала. Моның өчен солдатның фотографиясе беркетелгән һәм фамилиясе язылган җиңел транспарант әзерләргә һәм аның белән гомуми Җиңү колоннасында узарга гына кирәк.

Май ае бәйрәмнәрендә, Бөек Җиңү көне уңаеннан билгеләнгән массакүләм чараларны спорт ярышлары да тулыландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев