Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“И, әни, әле ярый, рус классына биргәнсез”

Милләтнең төп билгесе - аның теле. Тел булмаса, милләт тә юк. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов тикмәгә генә: "Әгәр бүген телем бетсә, иртәгә мин үләргә әзер", -димәгән.

Милләт, татар теле язмышы өчен дә чынлап торып борчылучылар, шөкер, күп әле.

Казанда 8 апрельдә уздырылган Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтаена уннан артык төбәктән делегатлар ки­лүе, аларның чыгышлары шуны раслады. Кү­бесе олы яшьтәгеләр. "Сә­фәр" ку­накханәсенең кон­фе­ренц залында мин­нән алдагы рәттә ак шәл­ләргә уранган татар апала­ры урын алды. Ул ара­да кулыма да эре хәрефләр белән сүзләр язылган кәгазь тоттырдылар. "Безнең милләтнең йөзенә карасаң, аның татар икәнлеге әллә каян күренеп тора. Татар кешесе белән үз ана телебездә аралашырга тиешбез. Чит милләт кешесе бер-берсе белән безнең татар телебездә аралашмый бит. Татарларга татар белән чит телдә аралашу - ят һәм гөнаһ. Өйдә татарча гына сөйләшергә кирәк",- дигән киңәш белән башланып китә. Ул "Бу язма­ны якыннарыгызга, күр­­­­­шеләрегезгә, өйдәге ту­ганнарыгызга укытыгыз. Бу язманы укып, үз­ләренә дөрес сабак алсыннар" дигән сүзләр белән тәмамлана. Сез бу юлларны укыйсыз икән, татар әбиләренең гозерен үтәдем дип саный алам.

Ә корылтай трибунасыннан чыгыш ясауларга кил­гәндә, иҗтимагый үзәк активистларының әйтер сүзләре хәтта регламентка да сыймады. Өстәмә вакыт сорадылар. Корылтайда милли мәктәпләрнең язмышы мәсьәләсенә иң зур урын бирелде. Чыннан да, тел өйрәнү гаиләдән башланса, аның киң кулланылышта булуын нәкъ менә мәгариф тәэмин итә бит. Кызганычка каршы, чыгышлардан милли мәгарифнең аяныч хәлдә икәнлеге аңлашылды. Мисал эзләп әллә кая барасы юк, моннан 20 еллап элек татар сыйныфына бирелгән балалары­бызның да мәктәпне тә­мам­лауга таба рус классы укулары булып "әве­релүләренә" бик аптыраган идек. Җые­лышларда олы кыз-уллары югары уку йортларында белем ала башлаган ата-аналар арасында: "И, әни, әле ярый, рус классына биргәнсез",- дип әйтүчеләр дә булды. Корылтайда исә милли мәгарифнең җимерелүенә гаеплене күбрәк түрә­ләр­дән эзләделәр шикелле. Кулуарларда гына районнардан килгән укытучылар, татар ата-аналарында татар теле кемгә кирәк инде, дигән күңел төшенкелеге барлыгы турында сөйләштеләр. Шулай да татар мәктәпләре ачу өчен ныгытып көрәш­кәндә уңышка да ирешеп була икән. Моның мисалы җәмәгать эшлеклесе Гөлфәния Җәләлова үзенең чыгышында Ка­зан­да­­гы 20нче татар гимназиясе тарихын сөйләгәндә ачык күренде. Ул түрә­ләрдән Казанның Азино-2 бис­тәсендә яңа татар мәктәбе ачылачагы хакында хә­бәр алуын да әйтте. Корылтайны алып баручы: "Һәрбер әби мәктәп ачтыру артыннан йөрсә, татар мәктәпләре саны артачак", дип Гөлфәния ханым эшчәнлеген хуплады. Якташыбыз Фәүзия Бәйрәмова чыгышы да ал­кышларга күмелде. Ул, милли сәясәттә хөкү­мәт­­­нең таянычы халык булуын ассызыклап, Татарстан җитәкчеләрен як­­­­ларга чакырды. «Җи­тәкчеләребезне сүгә-сүгә булса да, яклыйк, респуб­ликаларны берләштерү сәясәтенә каршы торыйк», - диде ул. Милли хәрәкәттәгеләрнең өл­кә­нәюен әйтеп, яшьләрне милли сәясәттә актив булырга өндәде.

Корылтай 5 пункттан торган резолюция кабул итте. Анда язылган­ча, милләтебезне сак­­­лап калуның төп шартлары - милли горур­лык, милли мәгариф, дөнья мә­дәниятенең җәү­һәрләрен иҗат иткән борынгы бабаларыбызның истә­ле­ген хөрмәт итү, башка халыкларга игелек­ле караш.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев