Иртән торсаң, эш пешә [+фото]
Бу якшәмбедә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Көнкүрешебез шушы тармак белән нык бәйле булгач, бер елны да игътибарсыз калдырмыйбыз үзләрен.
Быел да җитәкчеләр һәм эшчеләр очраштык. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенең чүпне пресслап төйи торган "КамАЗ" машинасын йөртүче Алмаз Солтанов белән эшче Расим Закирҗановның административ бина янәшәсендәге урамда эшләгән вакытына туры килдек. Көнкүреш калдыклары контейнерда булса, хезмәтләре җайлы бара егетләрнең. Әгәр чүпне кырыйга ташлап китсәләр, Расимга көрәк һәм кулларын да эшкә җигәргә туры килә, графиктан чыгалар. Ул инде 12 ел контейнерлар янында түгелеп-чәчелеп ятучы, этләр һәм мәчеләр тараткан калдыкларны җыеп тутыра, чыгарган чүпкә карап кайсы урамда-йортта кемнең ничек яшәгәненә кадәр белә. "Әйтергә уңайсыз әйберләр дә түгәләр кайчак, менә шунысы булмасын, хезмәтебезне ихтирам итсеннәр иде. Калганына түзәбез, иртәнге 6дан кичке 5кә кадәр эшлибез",- ди Расим. Алар былтыр Саба эченнән генә дә 12290 кубометр чүп чыгарып полигонга урнаштырганнар. Коммуналь хезмәттә иң читене - иртә тору. Машинада 12 ел эшләүче Раил Гыймадиев та шулай ди. "Әмма көн саен 4тә уяна башлагач, ияләнәсең икән. Кайчак отпускага чыккач та шул вакытта уянып, өйдәгеләрне аптыратып йөри башлыйсың. Күнегелгән гадәт үзенекен итә",- ди ул. Җәй көне Раилнең кар чистарту техникасы су сибүче машинага әйләнә. Саба урамнарында утыртылган агачларның корымыйча үсеп китүе - аның тырышлыгы. Рәмиз Гәрәевның автогрейдерына да җәй көне эш бетми. Авыл урамнарын кырдырып тигезли, юл эшендә катнаша. Кыш көне юл кырына калдырылган автомобильләрнең карны көрәтергә комачаулавына борчыла Рәмиз. Коммуналь хуҗалык грейдерчыларының хезмәтен бәяләп бетермәүчеләр дә, капкадан чыгу юлына кар өеп киткән өчен каршыларына көрәк күтәреп чыгучылар да бар икән.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев