Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иштуганда – милләт бәйрәме

Узган атнада унга якын милләт яшәгән Иштуган бистәсенең 70 елллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Иштуган 1914 елда Шәмәрдән аша транссебер тимер юлы салына башлагач, Мәскәүдән 900 чакрымдагы разъезд буларак билгеләнсә дә, аның бистә исеме алуы 1947 елга туры килә. Шулай да биредә Бөек Ватан сугышы елларында...

Узган атнада унга якын милләт яшәгән Иштуган бистәсенең 70 елллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Иштуган 1914 елда Шәмәрдән аша транссебер тимер юлы салына башлагач, Мәскәүдән 900 чакрымдагы разъезд буларак билгеләнсә дә, аның бистә исеме алуы 1947 елга туры килә. Шулай да биредә Бөек Ватан сугышы елларында ук тормыш кайный. Күмәк хуҗалыклардан задание үтәргә килгән кешеләргә урман кистереп, агачларын кабул итү эше оештырыла. Паровозлар өчен утын әзерләнеп, вагоннарга төялә. Меңләгән кеше урман кисеп, атлар белән (хәтта дөяләр дә китерелә) Шәмәрдән, Мөндеш, Каенсар станцияләренә агач материаллары, шахталар һәм рудниклар өчен терәүләр, башка кирәк-яраклар әзерли. Урман кисәргә чит илдән дә кешеләр китерелә. Кайберләре төпләнеп тә кала. Мәсәлән, халыкта Вадим Петрович дип йөртелгән французның 1964 елга кадәр Иштуганда яшәве күпләргә билгеле. Шулай да якын-тирәдәге Нырья, Балды-Кня, Кызыл Чәчәк башка авыллар белән бәйле рәвештә Иштуганга удмуртлар күбрәк килеп төпләнгән. Күчеп урнашмаганнар да станцияле бистәне үз итә. Балды Княдан Андрей Туктаевны да бәйрәмдә очраттык. Хатыны Светлана Иштуган мәктәбендә эшли, балалары Кирилл белән Мария шушындагы мәктәпкә йөри, үзе тимер юл эшчесе. "Бәйрәмнең берсен дә калдырмыйбыз, бер-беребезнең милли традицияләрен үз итәбез",- ди өч телдә сөйләшкән Андрей. Чыннан да, бистәдә унга якын милләт кешесе, бер-берсенең гореф-гадәтләрен ихтирам итеп, үзара дус, тату гомер кичерә. Озак еллар авыл җирлеге сәркатибе булып эшләгән Ольга Хан әйтүенчә, Иштуганда мордвалар, украиннар да яши. Алар өлкән кешеләр булгач, тамашага карарга чыгып йөри алмаганнар.

Казах Каршига абый шашлыгы

Ә менә казах Каршига Маканов бәйрәмнең үзәгендә булды, авылдашларын, кунакларны шашлык пешереп сыйлады. Ул Сәгъдия исемле кыз белән Оренбургта таныша һәм алар 1978 елда хатынының туган авылы Иштуганга күченеп кайталар. "Бу авыл минем икенче ватаныма әверелде. Инде казахчаны да онытып бетердем бугай. Хәер, алай да түгелдер, безнең телләр охшаш бит, казахча сүзләр катырак иҗек белән генә әйтелә",- диде Каршига Маканов.

"Әти корейча җырлый иде"

Ольга Хан үзе дә интернациональ Иштуган бистәсен корея милләте вәкиле белән тулыландыручы. 1938 елда Владивостоктагы балалар йортыннан ТАССРга 5 гаилә кайта. Икесе - Яшел Үзәндә, тагын икесе -Кукмарада, берсе - Ольганың әтисе Николай Шәмәрдәнгә урнаша. "Ничек өчен Николай соң, кореяле исемле түгел?"- дип сорыйм аннан. "Балалар бакчасында кушылган исеме шулай. Әти үз телендә сөйләшмәсә дә, бәйрәмнәр корейча җырлый иде. Үзенчәлекле мелодия колагымда әле дә яңгырап тора сыман",- дип искә ала Ольга Хан әтисен.

Катнаш гаиләләр бистәсе

Иштуганда катнаш никахлы гаиләләр табигый күренеш. Яңа Мичән кызы Миләүшә Хуҗина 2004 елда Иштуганга укытучы итеп җибәрелеп фамилиясе Дружковага әйләнсә дә, балаларына татар исеме кушканнар. Укытучы Эльмира Иванованың да каенатасы гына удмурт, ире Валерий татар. "Безнең тормыш элеккегедән шул пасха бәйрәмендә катнашу белән аерыла инде, балалар өчен йомырка җыю үзе бер кызык",- диләр алар.

Спартакиада - дуслык чагылышы

Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда милли бәйрәмнәрнең гомумән үз роле бар. Алар аша русы, татары, удмурты бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Иштуганның 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән спартакиада да моның ачык чагылышы булды. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, төрле милләт халыкларының үзара дуслыгын, бер-берсенә карата хөрмәтен арттыру максатыннан күрелә торган чаралар әнә шулай районыбызның төрле милләт вәкилләре күбрәк яшәгән авылларында ныграк чагылыш таба. Иштуган мәдәният йортында оештырылган "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы дистә елдан артык халыкка хезмәт итә. Иштуган мәктәбе укучылары арасында "Неофолк" дип исемләнгән удмурт җыр һәм бию ансамбле дә эшли. Районыбыз Казан арты татарларының телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаучы районнарның берсе булып кала.

Полициягә эш булмады

Бәйрәм барышында погонлы кешеләр, гадәттәчегә, җәмәгать тәртибенә күзәтчелек итте. Тимер юл станцияле бистә бит. Җитмәсә, урман эчендә урнашкан. Экстремизм куркынычы янамаса да, һәрвакыт уяу торырга тиешле хезмәт кешеләре андый чараларда катнаша. Әмма полициянең участок вәкаләтлеләре Ленар Әхмәтшин белән Фәнил Хәбибуллинга ул җәһәттән һич кенә дә борчылырга туры килмәде. Милләтләр дуслыгы булган җиргә милли җирлектәге ызгыш-конфликтлар кабынып китә алмый ул.

Фәнил Мәүлетов

Cпартакиада манзарасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев