Наркотик матдәләр саклаганнары өчен Казан шәһәрендә һәм Саба районында яшәүчеләргә карата җинаять эшләре кузгатылды.
Саба кешесе хуҗалыгыннан үсемлектән ясалып, куллану өчен әзер хәлгә җиткерелгән гомуми массасы 0,5 килограмм тәшкил иткән зур күләмдәге наркотик матдә алынды.
Тимершык авылында яшәүче ир, гаиләдә килеп чыккан тавыштан соң, урындык күтәреп, хатынына үтерү белән янаган.
Түбән Шытсу авылында яшәүче исерек хәлдә үз йортында балигъ булмаган кызына кул күтәргән.
Билгесез кеше Олыяз авылы янындагы кырда законсыз рәвештә кабан аткан һәм РФ аучылык ресурсларына 45 мең сумлык зыян китергән.
Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Нет комментариев