Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Ызандашлар” очрашуы булды

17 февральдә "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Ызандашлар" очрашуы булды. "Ызандашлар" - Арча һәм аңа чиктәш булган районнарның әдәби берләшмә җитәкчеләрен, актив иҗат итүчеләрен социаль челтәрләрдә, ватсапта берләштерүче әдәби төркем

. Төркем оештыру һәм очрашуның максаты - Казан арты районнарында каләм тибрәтүче һәвәскәр шигырь язучыларны үстерү, аларны халыкка күрсәтү. Ул 2016 елда Арчада яшәп иҗат итүче шагыйрь Зиннур Тимергалиев инициативасы белән оешкан. Хәзерге көндә төркемдә 54 каләм тибрәтүче бар. "Ызандашлар" очрашуында Сабадан район китапханәсендә эшләп килүче "Мишә дулкыннары" клубы җитәкчесе Гөлнара Мостафина, шагыйрә, китап авторлары Ильмира Гыймаева, Зәмирә Сәмигуллина катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев