Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кече Кибәче авылында яшәүче Илфат Фатыйхов “Иң яхшы ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңүче булган

Шушы көннәрдә Кукмарада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече фермаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булып үтте.

Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Киңәшмәгә Саба районының җирлек башлыклары да чакырылган иде. Киңәшмә ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә аеруча уңышларга ирешкән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларны сертификат һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Безнең районнан Кече Кибәче авылында яшәүче Илфат Фатыйхов "Иң яхшы ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңүче дипломы алды. Фатыйховлар хәзерге вакытта 5 савым сыеры, 10 бозау, 10 сарык, кош-корт асрый. Шулай ук 32 баш умарталары бар. Сөт-ит саталар, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев