Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Керәнне авылы клубында өлкәннәр көне уңаеннан"Сезгә тиеш әле бик күп назлар" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырылды [+фоторепортаж]

Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгалиевич өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм җырлар, шигырьләр, гармун моңнары белән үрелеп алып барылды. Өлкәннәр уеннарда да бик теләп катнаштылар. Һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Рәсимә апа Бәдриева, Раилә апа Тимербаева бик матур итеп җыр башкардылар, ә Зөфәр абый Сәләхиев шаян шигырьләрен укыды, Нурия апа Сафина бик матур итеп татарча бию башкарды, Мәдинә апа Ахунова "Туган тел" шигырен сөйләде, Гәүһәрия апа Миннебаева исә коръән сурәләре укыды.. Кыскасы беркем дә шөгыльсез калмады. Бергәләп биеп-җырлап күңел ачты бу көнне өлкәннәр. Бәйрәм табын артында дәвам итте..ООО Саба җәмгыятенең Мичән филиалы директоры Нуриев Айнур Габделбариевич корбан ите белән ярдәм итте. .Кайнар аш һәм бәлеш белән сыйландылар. Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев