Кичә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучылары арасында "Их, ямьле көз айлары" дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрелгән [+фото]
Укучылар берсеннән-берсе матур итеп киенгәннәр, мул табыннар, күңелле уеннар, үзенчәлекле концерт номерлары әзерләгәннәр иде.
Бәйрәм ярыш тибында үтте. һәрбер команда тырыш һәм җитез иде, ләкин хөрмәтле жюри әгъзәләре аларга үз бәясен бирде. Шулай итеп I урында - "Репка" 9 сыйныфлар, II - урында "Крутые перцы" 8 сыйныфлар һәм "Торнадо" 10-11 сыйныфлар танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев