Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Коену сезоны булмаса да

Быел синоптиклар коену сезоны игълан ителерлек эсселек булмаячак дисәләр дә, суга керергә җөрьәт итүчеләр табыла.

Салкын дип тә тормыйлар. Ни кызганыч, елның елында бәхетсезлек очраклары булып тора. Инде быел да районыбызда су коенуның фаҗигале беткән очрагы да бар. Узган атнада Мишә елгасында 45 яшьлек Кече Шыңар авылы кешесе батып үлде. Мәрхүмнең балигъ булмаган бер улы ятим калды. Авыл җирлеге Советында әйтүләренчә, ир-ат аек хәлдә булмаган.

Узган елларның тәҗрибәсен анализласак та, суда фаҗигагә китергән сәбәпләрнең берсе - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә су коену. Статистика рәхимсез: суга батып үлүчеләр, хәтта пляждагылар да, барысы да суга салмыш хәлдә, кызган баштан кергән. Тагын бер сәбәп - йөзә белмәү. Көзән җыеру да бәхетсезлеккә китерә. Суда гомерләре өзелгән балаларның үлеменә еш кына олылар тарафыннан күз-колак булу җитмәү сәбәп була. Статистика суда гомерләре өзелгән балаларның 30 процентының әти-әнисе елга буенда исерткечләр куелган табында, дус-ишләре белән күңел ачып утырганда батып үлүен күрсәтә. Ягъни аяныч хәл дистәләгән кешенең күз алдында була һәм еш кына олылар арасында суга тончыккан балага беренче медицина ярдәме күрсәтә алучы табылмый.

Әлегә Сабадан Чулманга, Нократка ел саен гаилә белән төн куна ял итәргә баручыларны яңгырлы көннәр генә тота. Июльнең 15-25ләрендә чын җәй үзен күрсәтеп алырга тиеш. Шул вакытта түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: йөзә белмисең икән, билдән дә тирәнрәк суга кермә; билгеләп куелган җирдән ары, яисә ярдан ерак йөзеп китмә; суда бер-береңне күз уңыннан ычкындырма; суда шаярма, бер-береңне куркытып уйнама. Көймәләргә тиешеннән артык кеше төялергә дә, ян кысасына утырырга да ярамый. Ялларыгыз фаҗигасез үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев