Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саҗидә апага Путин Котлавын тапшырдылар (фотолар)

Кызыл Мишә авылында яшәүче Саҗидә Вәлиевага 11 декабрь көнне 95 яшь тулды.

Тимершыкта туган кызга да яшьтән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Сугыш чорында урман кискәндә ике аягы да өшеп аңа ярты ел хастаханәдә дәваланырга туры килә. Табибларның зур тырышлыгы белән генә аяклар сакланып кала. Терелгәч, Свердловск, Харьков якларына окоп казырга җибәләр. Сугыштан соң, Кызыл Мишә авыл егете Хәбибрахман Газизов белән тормыш коралар. Саҗидә әби колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ул туганнары, социаль хезмәткәр ярдәменә таянып ялгызы гомер кичерә. Аны юбилее белән тәбрикләп, cоциаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, «Тимершык» бригадасы агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов Президент Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев