Кризисны да исәпкә аласы [+фото]
Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесендә исә коллективның еллык хезмәтен бер атна алда билгеләп үткәннәр. "Гел бертөсле булмасынга, бераз үзгәреш керттек, кар беткәнче дип чаңгы ярышы үткәрдек, пакетлар өләштек.
Кризисны да исәпкә алырга туры килде",- ди предприятие директоры Нургаян Тимергалиев. Коммуналь тармак турында шәмәрдәнлеләр февраль аенда үткәрелгән җыелышта да мактап сөйләделәр. Торак пункт күз алдында төзекләнә, элекке ит комбинатыннан юынтык сулар агып чыгуын да туктаттылар. Хәзер җитәкче тигез җиргә урнашкан Шәмәрдәннән су чыгаруны тиешле нормативларга китерерлек проект булдыру турында хыяллана. "Быел чуен су торбаларын полиэтилен үткәргечләргә алыштыру өчен бер миллион сумлык эш башкарырга планлаштырабыз. Биш-алты авылда су башняларын җылытырга кирәк. Кыш көне су кату очраклары бар. Полигонда яңа карта ачарга туры киләчәк. Көнкүреш калдыклары норматив буенча тиешледән 60 процентка күбрәк чыгарыла. Шуңа күрә 2002 елдан алып, инде өченче карта ачуыбыз. Утызлап авылдан чүп чыгарабыз, быел шушы хезмәт өчен бер махсус техника алырга җыенабыз",- ди директор.
Предприятие бу көннәрдә зираттагы зур агачларны кисеп алу буенча да зур эш башкарды. Әлеге максатка халыкның үзеннән референдумда тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып җыйнап алынган һәм дәүләт дүртләтә өстәгән акчаның бер өлеше тотылган.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев