Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Классташым Рөстәм кечкенәдән тыныч, сабыр, әмма кызыксынучан, техника яратучы малай иде"

Без бистәдәшем Рөстәм Нургали улы белән балалар бакчасыннан ук бергә уйнап үстек. Ул еллар инде томанлы булып кына истә калган. Бездән бер яшькә кечерәк булса да, бакча төркеменнән аерылып калмасынга, Рөстәмне 1956 елгылар белән 1нче сыйныфка укырга керттеләр. Без Лесхоз сигезьеллык мәктәбенең "б" сыйныфында 22 бала белем алдык. Беренче укытучыбыз...

Без бистәдәшем Рөстәм Нургали улы белән балалар бакчасыннан ук бергә уйнап үстек. Ул еллар инде томанлы булып кына истә калган. Бездән бер яшькә кечерәк булса да, бакча төркеменнән аерылып калмасынга, Рөстәмне 1956 елгылар белән 1нче сыйныфка укырга керттеләр. Без Лесхоз сигезьеллык мәктәбенең "б" сыйныфында 22 бала белем алдык. Беренче укытучыбыз Римма Рәүф кызы Закирҗанова безне тәртипкә, олыларны ихтирам итәргә өйрәтте. Рөстәм исә кечкенәдән тыныч, сабыр, әмма кызыксынучан, техника яратучы малай иде. Сигезенчене тәмамлагач, классыбыз белән диярлек 1971-1973 елларда Саба урта мәктәбендә укыдык. Ул вакытта кыш көннәрендә Лесхоздан район үзәгенә турыга юл өзелә иде. Безне дүшәмбе көнне брезентлы йөк машинасында Иштуган аша Сабага илтәләр, шимбә көнне килеп алалар. Шулай бервакыт 30 градуслы салкында Лесхоздан килгәч, мәктәпкә кереп тормыйча, интернатта юрганнарга төренеп җылынырга булдык.

Директорыбыз Нурислам Насыйбуллин класска керсә, анда Сабаның өч укучысы гына утыра, Лесхоздан килеп укучы 19 баланың берсе дә юк. Интернатка килеп, барыбызны да аякка бастырды директор. Интернатта тату яшәдек, дәресләрне бергәләп әзерлибез, кайбер кичләрдә клубка кино карарга чыгарга рөхсәт итәләр иде. Интернатта повар авырып китсә, кызлар ашарга пешерә, егетләр чишмәдән су алып менә иде. Җәй җиткәч, Лесхозга турыдан юл ачыла һәм без җәяүләп, үткән-сүткән машина туктаса, аңа утырып, кайтып-килеп йөрибез. Рөстәмнең әтисе Нургали абыйның "служебный" машинасы булса да, беркайчан да аны транспорт мәсьәләсендә башкалардан аерып алмадылар. Мәктәп сукмакларын әнә шулай бергәләп үттек. (Фотода Рөстәм Миңнехановның (соңгы рәттә уңнан бишенче) Саба урта мәктәбенең Х"е" сыйныфында укыган чагы).

Фәния Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев