Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, музей, мәктәп, балалар бакчасы һәм Мишә авыл җирлеге хезмәткәрләре "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге" дип исемләнгән өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәргәннәр [+фото]

1 октябрь көнне без, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, музей, мәктәп, балалар бакчасы һәм Мишә авыл җирлеге хезмәткәрләре "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге" дип исемләнгән өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Бәйрәм тәмле коймак, очпочмаклар, җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырдык. Авылыбызның имам...

1 октябрь көнне без, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, музей, мәктәп, балалар бакчасы һәм Мишә авыл җирлеге хезмәткәрләре "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге" дип исемләнгән өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Бәйрәм тәмле коймак, очпочмаклар, җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырдык. Авылыбызның имам хатибе Әхмәд хәзрәт, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Гиззатуллин Васыйл Нурулла улы, Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев