Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Ногманов оештыра. Чарага авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы эшкуарлар рәхим итә ала. Шунысы мөһим: биредә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча үзара фикер алышачаклар.
- Әйтергә кирәк, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сораулар фермерларда гына түгел, ә агросәнәгать тармагының башка вәкилләрендә дә шактый җыелган. Шуңа күрә бу очрашуга крестьян-фермер хуҗалыкларыннан тыш, эшкәртү компанияләре, сәүдә челтәрләре, эре предприятие вәкилләрен дә чакырдык. Төп максатыбыз: бизнес белән бәйле проблемаларны уртага салып сөйләшү һәм тиешле карарлар кабул итү. Мин эшкуарларны үзләрен кызыксындырган сорауларны әзерләп, әлеге очрашуда катнашырга чакырам, - ди Тимур Ногманов.
Шунысын да искәртик: "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 елның ахырыннан башлап тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, икътисад министры Артем Здунов һ.б. катнашында барлыгы 16 очрашу уздырылган. Уңай якка хәл ителгән проблемалар да артканнан-арта бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына соравы булган малтабарларга башта махсус теркәлү узарга кирәк. Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына махсус гариза юллау сорала. Әлеге эшне 26 октябрьгә кадәр башкару зарур.
Марат Әхмәтов белән очрашуда катнашырга теләүчеләр исә 8 (843) 203-44-17 телефоны аша проектның координаторлары белән элемтәгә керергә һәм үз сорауларын җиткерергә тиеш.
Нет комментариев