Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мәрфуга әби бүген дә үз тормышын үзе көйләп, туганнары ярдәменә таянып, ялгызы гомер кичерә

Сабада яшәүче Мәрфуга Садыйкова районыбызда быел 90 яшен тутырган 60нчы юбиляр.

Яңа ел якынлашкан көннәрдә тыл ветераны үзенең унынчы дистәсен башлап җибәрде. Көек авылында туган кызга да тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә, урман да кисә, урак та ура. Озак еллар кулланучылар җәмгыятендә эшләп, халыкны тәмле ризыклар белән куандыра. «Сабада иң беренче тортларны да, борай бәлешен дә пешергән кеше син », - ди бәйрәме белән котларга килгән «Аш-су» җәмгыяте җитәкчесе Әлфизә Исламова. Мәрфуга әби бүген дә үз тормышын үзе көйләп, туганнары ярдәменә таянып, ялгызы гомер кичерә. «Апабыз бик олы йөрәкле, хөрмәтле кеше, гомер буе кешеләрне яратты, мәрхәмәтле булды, 90 яшендә дә тик торуны белми, бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә, тавыклар асрый. Безнең әни урынына калган кадерле кешебез ул»,- ди туганы Халидә апа. Аны юбилее белән котлап, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин котлап, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырдылар, изге теләкләр җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев