Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Нечкәбил”ле Гөлнара [+фото]

Гаилә кыйммәт­ләрен саклау, гаилә­дә, җәмгыятьтә ха­тын-кызның ролен ассызыклау максатында республика күләмендә дистә елдан артык "Нечкәбил" бәйгесе үткәрелә. Быел аның ярымфинал туры Казанда 17 сентябрьдә узды. Бәйгедә төрле шәһәр, районнардан 45 гүзәл зат катнашты. "Казан Арена" стадионындагы җиде мәйданчыкта гаиләләр үз традицияләрен, кулинария осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Алар арасында Саба данын районыбыз эшмәкәре Гөлнара Галимова гаиләсе яклады. Гөлнара бер генә бәйгедә дә сынатмады, матур чыгышы белән жюриның игътибарын җәлеп итте. "Иң матур бизәлешле өстәл", "Река добра" номинациясендә җиңү яулады, "Зөбәрҗәт" номинациясендә - III урынга чыкты.

-Бәйге искиткеч күңелле һәм истәлекле үтте. Моның өчен оештыручылар да, катнашучылар да шактый хезмәт куйды. Бик тырышып әзерләндек. Үзебезнең чыгышта районның бүгенге тормышын күрсәттек. Авыл хуҗалыгының, урманчылыкның, спортның, гомумән районыбызның үсешен һәрьяклап күрсәтергә тырыштык. Моның өчен сценарий төзедек, һәр нәрсәне вак-төягенә кадәр уйлап, җентекләп эшләдек. Республика конкурсында лаеклы чыгыш ясарга ярдәм итүчеләрнең, безгә көч-куәт биреп торучыларның барысына да рәхмәт. Аеруча район җитәкчелегенә, телевидение, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт. Аллаһыма шөкер, гаиләм, дусларым янәшәмдә. Эш диеп тормадылар, һәркайсы вакытында репетициягә йөрде. Райондашларыбызга үз көчләрен сынап карауларын һәм бәйрәмнең җылы атмосферасын үз күңелләре белән тоюларын телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев